Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Грипптан башланган җыен (+фото)

Кариле авылында урнашкан амбулатория табиблары халык сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә һәр мөмкинлекне файдаланалар. Алар, Норма мәдәният үзәгенә җыенга тупланган халыкны, җыелыш башланганчы, сәламәтлекне кайгыртуда вак мәсьәлә булмавын исбатлап, бу юнәлештә гади адымнардан башларга өндәделәр.

Сүз гриппка каршы вакцина куллану турында. Грипп эпидемиясе ел саен күпләрне  егып ташласа да, аныӊ белән көрәшүнеӊ хәстәрен  алдан күрүне артыкка саныйбыз. Ә алай ярамый икән. Кариле һәм Норма авылы сайлаучылары сайлау көнне гриппка каршы вакцина казата алачаклар, участокта ике медицина хезмәткәре кизү торачак. Бу мөмкинлектән күпләр файдаланыр, дип ышаныйк.

Ә җыенныӊ үзенә килгәндә, авыл җирлеге башлыгы Радик Шарифҗановныӊ  һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгышыннан соӊ, сораулар озак «җитеште». Район буенча социаль объектлар төзү, төрле программаларда актив катнашу авылныӊ йөзен үзгәртүгә зур этәргеч бирә. Озак еллар шушы җирлектә хуҗалык рәисе булып эшләгән Сәйдәш Исрафилов бу өлкәдә үзгәрешләр булса да, аерым авылларда, бигрәк тә халык саны аз булган торак пунктларда бу аз сизелә, дип белдерде. Кечкенә авылларны саклау максатыннан дәүләт программасын эшләү һәм аны тормышка ашыру кирәклеген дәлилләп сөйләде, моны наказ итеп кабул итәргә кирәк, диде.

Норма һәм Кариле авылында яӊа балалар бакчасы кирәклеген яӊадан күтәрделәр. Район башлыгы бу мәсьәләдә эш башланганын һәм проект эшләре өчен максатчан финанс бүленүен әйтеп китте. Норма урта мәктәбендә балаларны укытуда килеп туган кыенлыклар, шәт, шуныӊ белән чишелер.

Авылларда имамнарныӊ ипләп эш алып барулары, гаилә кору, аны саклау, әхлак-тәрбия мәсьәләләре белән бергә, Норма һәм Кариле авылын бүлеп узучы Казан-Малмыж автомобиль юлы тудырган мәсьәлә дә күтәрелде. Бу өлкәдә, дөрестәндә, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен аерым чаралар күрү таләп ителә.

Ә ахырдан халыкка бик уйлап төзелгән һәм эчтәлекле концерт тәкъдим ителде.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җыены