Гүзәл затлар хөрмәтенә
7нче март көнне киң җәмәгатьчелектә, хезмәт юлында зур уңышларга ирешкән хатын-кызлар, районыбызның горурлыгы булган күп балалы әниләр хөрмәтенә мәдәният үзәгендә бәйрәм концерты үткәрелде.
Гүзәл затлар адресына район җитәкчелегенең бәйрәм котлаулары яңгырады. Бәйрәм сәхнәсенә «Ана даны» медаленә лаек булган әниләр - Смәел авыл җирлегеннән Гөлсәрия Галиева, Нормадан Гөлшат Закирова, Курмаладан Гөлфинә Хәсәнова, «Ел хатын-кызы» республика бәйгесендә җиңү яулаган ханым Наҗия Хәйруллина һәм районыбызда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән уңган сыер савучылар - «Бөрбаш» җәмгыятеннән Зәлия Корбанова белән Фирдәүсә Әхмәдиева күтәрелде.
Язның тәүге аеның матур бәйрәме күркәм, нечкә күңелле гүзәл затларга, чәчләренә чал сибелгән кадерле әниләргә ел буена җитәрлек көч-дәрт, уңай энергия һәм истәлекле мизгелләр бүләк итте.
(Тулырак язма белән газетабызның киләсе саннарында таныша аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев