Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтләренә бәя булып, яңгырый рәхмәт сүзе

13 август - Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре.

Шул уңайдан, райондагы төзелеш эшләренең торышы турында район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән әңгәмә кордык.

- Илфат Нуруллович, бүгенге көндә район үзәгендә алып барыла торган үзгәрешләргә халык саклык белән генә карады. Ә фонтанның эшләвен бер күргәннән соң, әлеге эшләрнең нәтиҗәсе матур булачагына инандык. Без әлеге гүзәллекне тулы куәттә кайчан күрә алачакбыз?
- 2017 елның башында Балтач бистәсенең үзәген төзекләндерү эшләре башланып киткән иде. Хәзерге вакытта планлаштырылган эшләрнең яртысыннан артыгы башкарылды. Әлеге объектта август ахырына эшләр төгәлләнеп, Республика көненә балтачлылар өчен зур бүләк булачак, Аллаһы боерса. Дөрес, әле быел бөтен эшләр дә эшләнми, икенче елга да биредә үзгәрешләр дәвам итәчәк.

- Бүгенге көндә районыбызның кайсы авылларында тагын нинди төзелеш эшләре башкарыла?
- Районыбыздагы күпчелек төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре республикабызда эшләп килүче төрле программалар аша башкарыла. Андый программалар 30га якын һәм без аларның барысында да дип әйтерлек катнашабыз.

Ә инде төзелеш эшләренә килсәк, Иске Көшкәт авылында яңа мәдәният йорты төзелә, Чепья мәктәбенең спортзалында ремонт эшләре бара, Балтач үзәгендә мәктәптән тыш эшләр үзәге бинасы зур яңарышлар кичерә. Урта Көшкәт һәм Бөрбаш авылларында спорт мәйданчыклары сафка тапшырылды, ә Балтач мәктәбе һәм Смәел авылындагысы әлегә төзелеп килә. Бистәнең 3нче номерлы һәм Салавыч авылындагы балалар бакчаларында күптән көтелгән капиталь ремонт үтте. Куныр авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә, бистәдә бассейн төзелеше дәвам итә, Шеңшеңәрдә "Батыр" спорткомплексында ремонт бара. Сосна, Урта Көшкәт, Куныр авылларында үләт базлары тиешле санитар нормаларга туры китерелеп эшләнә. "Чиста су" программасы ярдәмендә бистәнең үзендә һәм авылларда су проблемасы хәл ителеп бара. Быел Пыжмара, Балтач, Смәел, Сала Көшкәт авылларында бу юнәлештә саллы гына эшләр башкарылды. Районыбызның күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы тарафыннан да кышка хәзерлек бара, дәүләт программалары буенча котельныйлар һәм канализацияләр ремонтлана.

Тагын шуны ассызыклыйсым килә, районыбызның берәр объекты планга керә икән, юл программалары буенча әлеге биналарга илтүче юлларны ремонтлап, машиналар өчен тукталыш һәм тротуарлар да эшләтү өчен тырышабыз. Ягъни, эшләр комплекслы башкарыла.

Алда әйтелгәннәр районыбызда төзелеш-ремонт эшләренең уңай чагылышы. Ләкин, район халкын һәм җитәкчелеген борчыган проблемаларыбыз да юк түгел. Мәсәлән, яңа төзелгән урамнарны газ белән тәэмин итү буенча финанслау мәсьәләсе. Тик шулай да, быел берничә авылның һәм шул исәптән Балтачның да яңа урамнарында газ кертү эшләре башланыр дигән өметебез бар. Иң зур проблемаларның икенчесе булып, әлбәттә, авыллар арасындагы юллар тора.

- Болардан тыш, Норма авыл җирлегенең берничә авылында да зур төзелешләр алып барыла бит. Алар дәүләт программаларына таянып тормышка ашырыламы?
- Чыннан да, быел Норма авыл җирлегенә игътибар зуррак булды. Әлеге җирлектә бүгенге көндә Норма авыл җирлеге бинасы төзелә, мәдәният йортында төзекләндерү эшләре башкарыла, Норма мәктәбе каршына машиналар кую урыны эшләнде, белем бирү йортына керә торган юл яңартылды, Кариле балалар бакчасы янындагы юл төзекләндерелде. Чапшар авылында 15 балага исәпләнгән балалар бакчасы, 15 укучы белем алырлык мәктәп, китапханә һәм ФАП кергән күпфункцияле үзәк төзелә. Шулай ук М. Садри, Т. Гыйззәт, Молодежная, Г. Тукай урамнарында таш һәм асфальт җәелеп, юллар яхшыртылды.

- Илфат Нуруллович, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ел да эшләнә. Әле районыбызда төзекләндерәсе йортлар калдымы?
Районыбыз буенча 44 күпфатирлы йортлар бар. Һәрбер елны шундый берничә йортка капиталь ремонт ясала. Әлеге эшләр халыктан җыелган, районнан һәм дәүләттән биргән акчалар хисабына башкарыла. Финанслау җитәрлек дәрәҗәдә булмау сәбәпле, бер елда гына бөтен эшләр дә башкарылып бетмәскә мөмкин, андый очракта алдагы елларда эшләр дәвам итә.

- Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр һәм ветераннар өчен быел күпме өйләр салынды?
- Гражданнарны тузган йортлардан күчерү программасы нигезендә 48 гаиләне яңа тораклы иткән идек һәм быел бистәнең Свердлов урамында авария хәлендәге йортта яшәүче бер апага йорт салынды. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча эшләр тәмамланды, 2011-2016нчы елларда район буенча барлыгы 190 йорт салынды.

- Социаль ипотека буенча дәүләт программасында чиратта торучылар өчен "яшел ут" яндымы әле? Финанслау эшләре ничегрәк бара бу өлкәдә?
- Безнең алда киләчәктә соципотека программасын ныграк җәелдерү бурычы тора. АПК программалары буенча тораклы булырга теләүчеләребез бик күп, ләкин финанслау белән бәйле сәбәпләр аркасында чират акрын бара. Шуңа да без яңа гаилә корган яшьләргә соципотека программасына басу отышлырак булуын аңлатырга телибез. Биредә бер-ике ел эчендә фатирлы да булачаксың, аннан соң бала туган саен 200 мең сум чигерелеп тә барыла, әле плюс «Ана капиталы»н да кулланып була. Барысын исәпкә алсаң, бу программа бик отышлы һәм нәкъ шундый гаиләләр өчен быел Казан юлы өстендә күпфатирлы йорт салу эше башланып китәр, дип планлаштырабыз.

- Илфат Нуруллович, районыбыздагы юллар төзеклеге хакында да сөйләшеп китикче.
- Республикабызда юллар төзелеше һәм ремонты буенча программалар эшләп килү, торак пункты эчендәге начар юллар буенча проблемаларның зур өлешен чишәргә ярдәм итте, халыктан зарлар керү кимеде, ә бит әле моннан 4-5 еллар элек кенә зарларын җиткереп шалтыратучылар бик күп иде.

Күп кенә җирлекләребез авыл урамнарын төзекләндерү өчен үзара салым акчасын да куллана. Районыбызда әлеге юнәлештә "МДСУ-1" һәм "Агрохимсервис" оешмалары эш алып бар.

- Гомумән, быел районкүләмендә күпме эш башкарылды?
- 2017 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләрнең суммасы 300 миллион сумга якынлашты, шуның ярты өлеше "МДСУ-1" оешмасына карый.

Кайбер районнарда төзелеш эшләрен читтән килгән оешмалар башкарса, бу яктан бездә шөкер итәрлек, чөнки бөтен эшләрне үзебезнең оешмалар башкара. Төзелеш эшләрендә үзләрен уңай яктан күрсәтеп, районыбызның матурлыгына зур өлеш кертүче "Стройремтех", "Стройсервис", "Юмарт", "Мелиоратор", "Стройметиз", "Водстрой", "МДСУ-1", "Сельэнергосервис", "Мегаом", "Элви-плюс», "Гидроремонт", "Энергетик" оешмаларында эшләүче һәрбер хезмәткәргә һәм җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен ирештерәм, ихластан һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Һәрберебезгә саулык-сәламәтлек, эшләребездә уңышлар һәм һәр гаиләгә иминлек телим. Киләчәктә дөньялар тыныч булсын, оешмаларыбызга зур күләмле эшләр булып торсын.

Әңгәмәдәш - Зәлия ФӘЙЗРАХМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250