Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Хәрби һава көчләре көне белән!

Илебезнең хәрби һава көчләре Ватан иминлеген саклауның мөһим өлешен тәшкил итә. Районыбызда яшь буынга патриотик тәрбия бирү дә унышлы бара дип билгеләп үтәргә кирәк.

Батыр йөрәкле Ватан улларына куелган һәйкәл дә районыбыз горурлыгы. Һәйкәлнең һава көчләренә караган өлешен төзекләндерүгә, хәрби вертолёт куюга зур өлеш керткән райондашларыбызны аерым билгеләп үтәсе килә: Фәрит Әхмәтханов, Шамил Борһанов, Хәлил Исеев, Илһам Шәрипов, Сергей Мошкин, Марат Галәветдинов, Алмаз Шәрәфетдинов. Әлеге изге гамәлегез яшь буынга үрнәк булып тора.

Хөрмәтле хәрби һава көчләре ветераннары! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим, бәйрәмнәрне һәрвакыт тыныч, имин күк йөзе астында үткәрергә язсын. Бәйрәм белән Сезне!

Васил ВӘЛИЕВ,
район хәрби комиссары.
Фото: stihi-dari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250