1 Май - һәркайсыбыз көтеп алган Яз һәм хезмәт бәйрәме. Тарихи яктан ул хезмәт кешесенә булган гадел мөнәсәбәтне һәм хөрмәтне чагылдыра.
Ул ватанпәрвәрләр, үзләренең туып үскән җирен күркәмләндерүчеләр бәйрәме дияргә дә була. Игенче-механизаторларыбыз Май бәйрәмнәрен гадәттәгечә мул уңыш өчен хезмәттә каршылыйлар. Һәркем матур җәйләр килүен, елларның икмәкле булуын тели. Эшләрнең бүгенге торышы кырларыбызда быел да уңышның мул булачагына, сәнәгать, терлекчелек продуктларын җитештерүне арттыруда яңа адым ясалачагына ышаныч уята.
Кадерле райондашлар! Яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, бәхет-куанычлар, барлык эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, киләчәк көннәргә ышаныч телибез.
Ихтирам белән "Хезмәт" газетасы редакциясе коллективы.
Фото: http://www.liveinternet.ru/tags/%F1+1+%EC%E0%FF/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев