Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Иң шәп сабантуй шушыдыр (фото)

Бөрбаштагы сабантуй турында "Татарстан яшьләре"нең 28 июль санында Р.Зарипов язып чыккан иде инде. Рөстәм әфәнде вакыйгаларны өстән күзәткән, ә минем нәтиҗә-күзәтүләр - гади халыкныкы. Шуңа күрә бу язмам артык булмас дип уйлыйм.

Бөтенрусия мөселман балалар сабан туе чын мәгънәсендә гади халык, аларның балалары өчен үткәрелә. Юкса, халык зарыгып көтеп алган сабантуйларны күп төбәкләрдә исем өчен генә үткәреп, халыкны түбәнсетә башладылар.
Бөрбаштагы бәйрәмне мин зарыгып көтеп алам. Быел нинди үзгәреш-яңалыклар булыр дип, ымсынып барам. Менә 9 ел шулай. Бәйрәм үткәч Җәлил хәзрәт белән сөйләшкән идек, фикерләремне тыңлагач: "Әминә апа быел бер яңалык та күрмәс инде дип уйлаган идем, әллә никадәр үзгәрешләрне сизеп алгансыз", - диде.
Иң элек, бәйрәм буласы урын төрле корткычлардан һәм бөҗәкләрдән чистартылган, авыл ягыннан төшү уңаена уңайлы таш баскычлар эшләнгән. Иң зур, иң куанычлы яңалык - Президент Рөстәм Миңнехановның килүе, аның балалар һәм халык белән аралашуы булды.
Бәйрәмгә зур фонтанны эшләтеп җибәргәннәр. Ул тирә-юньгә көмеш тамчылар сибеп, һаваны сафландырып кына калмый, аллы-гөлле салават күпере хасил итеп, күңелгә нур сибә.
Үтә кирәкле, күркәм гамәл - район мәктәпләре укытучылары, укучылары, төрле үзәкләрдә шөгыльләнүчеләрнең иҗат җимешләреннән гаять үзенчәлекле, бай күргәзмә оештырылган. Анда тиз генә әйләнеп чыгармын дип кергән идем, кая ул, товарлары үтә затлы, күңел биреп, күз нурын түгеп эшләнгән. Җаның теләгәнне сатып алырга да мөмкин.
Үз һөнәр җимешләрен тәкъдим итеп, борынгы удмурт киемнәреннән басып торучы бер төркем кызлар белән әңгәмә кордым. Кулдан тукылган бу күлмәк, алъяпкыч, күкрәкчә, башлыкларына йөз елдан артык икән. Матурлыклары һич уңмаган, әле генә тукып тегелгән диярсең. Гаҗәпләнүдән кайсы мәктәптән булуларын сорарга башка да килмәгән. Гомумән, удмуртлар төп ватаннарыннан читтә яшәсәләр дә, тарихи ядкарьләрен, гореф-гадәтләрен кадерләп саклыйлар. Бүген кайсы татар гаиләсендә гасыр кичкән милли киемнәр саклана икән? Милли дигән булып, аллы-гөлле күлмәкләр тектерәләр дә, башларына брошь хәтле генә калфак чәпәп куялар. Чын сәнгать әсәрләре булырлык борынгы киемнәрне музейларда күрсәк кенә инде. Хәер, минем әнинең сандык төбендә Әсма әбидән калган бик борынгы күкрәкчә һәм әни үзе чигеп теккән канатлы алъяпкыч саклана. Кол Шәриф мәчетенең Ислам мәдәнияте тарихы музеенда Фатыйма Аитованың затлы күлмәгенә сокланып басып торганым бар.
Балалар төрле уеннарда катнашып, и-и, кинәнделәр дә инде! Йөгерешче кызларның беренче килгәннәре мәйданга кергәндә ахыры таудан төшеп кенә килә иде әле. Һәммәсе дә бүләкле булды.
Казанның "Ярдәм" мәчетеннән сукырларны, начар күрүчеләрне алып килгәннәр. Мәчетнең имам ярдәмчесе Фәнис хәзрәт белән сөйләшеп тордык (кыш көне без укучылар белән шул мәчеттә инвалидлар өчен спектакль куеп кайткан идек). Шундый олы җыенга зурлап чакыруларына нык куанган Фәнис хәзрәт: "Балаларга бу гамәл өр-яңа дөнья ачу сыман", - ди (мәчеттә төрле милләт балалары яши һәм укый).
Коръән укучы, мөнәҗәт әйтүче балалар да озын чиратка төзелгән, сабыр гына көтәләр. Үзләре иҗат иткән җырларны, шигырьләрне башкаручы яшь талантлар да шактый.
Балтач мөхтәсибәтенең төп мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев үз хисабыннан имам, абыстай, мөгаллимәләр өчен чатыр корып, аш табыны оештырган. "Менә, Әминә апа, каршыгызда утырган бу кызчык та Әминә исемле, - диде ул. - Ата-анасы ислам кануннары белән яши, кызлары да киләчәктә абыстай яки мөгаллимә булыр".
Аңа үзем белән булган вакыйганы сөйләп күрсәттем: "Элек Әминә исемен бик сирәк кушалар иде бит, үземә генә шулай дәшүләренә күнеккәнмен. Сабан туеның үткәрелә башлаган еллары. "Әминә" дигән саен әйләнәм дә карыйм, әйләнәм дә карыйм. Кечкенә кызчыкларга еш кушалар икән хәзер бу исемне".
Әйе, районда кызларга да, малайларга да күркәм мәгънәле мөселман исемнәре кушалар хәзер.
Җыенның дәрәҗәсе елдан-ел арта, аңа Русиянең төрле төбәкләреннән дә киләләр. Новгород шәһәреннән килгән сатучылар белән сөйләшеп тордым. "Бәйрәм дә карыйбыз, сату да гөрләп бара, берничә ел киләбез инде, һич үкенмибез", - диләр алар.
Бохарадан килгән ширбәт, хәлвә, рәхәт-лукумнардан авыз итеп кенә калмадым, күчтәнәчкә өйгә дә алып кайттым. Арып-талып, ләкин җәй буена җитәрлек рухи канәгатьлек алып кайттым җыеннан. Бәйрәмнең гомере озын булсын, даны еракларга таралсын, алдагы елларда да катнашырга насыйп итсен.
Мөселман балалар Сабантуенда
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балтач районы,
Шубан авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250