Аллаһ Коръәндә әйтә: "Аллаһның билгеләреннән, күкләрнең һәм җирнең бар ителүе һәм сезнең тән төсләрегезнең һәм телләрегезнең төрле булулары. Дөреслектә менә боларда кешеләр өчен галәмәтләр, билгеләр бардыр". (Рум сәрәсе)
Җир йөзендә 3 меңнән алып 7 меңгә кадәр тел бар дип санала. Аллаһ Әдәм балаларын төрле милләтләр, кавемнәр итеп дөньяның төрле почмакларына тараткач, аларга аңлашу өчен һәр берсенә тел бирде. "Ул кешене бар итте һәм аңлашу өчен аңа тел бирде" (әр-Рахмән: 3-4). Тел аркылы алар Раббыларына дога кылалар, аралашалар, аңлашалар, белем алалар, киләсе буыннарга үзләренеӊ мәдәни мирасларын калдыралар.
Һәр бер халык үз телен ярата, хөрмәт итә, үзенең ана теле белән горурлана. Әгәр чит ил кешесе аңа килеп аның ана телендә сәлам биреп, бер ике сүз әйтсә, аның күңеле була, бу чит кешегә аның хөрмәте арта, аны якын итә.
21 февраль туган тел көне буларак билгеләп үтелде. Бик күпләр моны белми дә калдылар, ул әйтелмәде дә. Шушы уӊайдан туган телебез турында бер-ике фикеремне җиткерергә булдым. Аллаһ безне татар итеп бар итте, туган тел итеп безгә татар телен бирде. Бу тел белән без аралашабыз, беренче сүзләребезне без бу телдә әйтек. Без үзебезнең туган телебезне яратабыз, хөрмәт итәбез, дибез. Ә дөреслектә туган телебезне хөрмәт итәбезме без? Әйдәгез тикшереп карыйк әле. Безнең балабызның укырга керер вакыты җиткәч, кайсысына укырга тапшырыйк, татар яисә рус сыйныфынамы дигән сорау килеп баса. Безнеӊ күбебез, ике дә уйламыйча рус сыйныфына, дип җавап бирәчәкбез. Менә бу җаваптан инде барысы да аңлашыладыр. Әле аның сайлыйм дисәӊ, бистәбездә татар класслары да күптән юк. Икенче сорау. Әгәр без татарча белән русчаны бергә кушып сөйли торган, бер татар белән очрашсак, ул татарчаны яхшы аңлап, әмма сөйләшергә авырсынса, без аның белән шунда ук русча сөйләшә башлыйбыз. Шулай бит? Ни өчен без ана телебездән кимсенәбез, нигә без милләтебезне түбән саныйбыз соӊ? Менә шундый инде безнең ана телебезне хөрмәт итүебез.
Фәндә расланганча, әгәр дә берәр милләтнең 70 проценттан азрәк балалары гына үз телендә белем ала икән, бу тел бетүче телләр рәтенә кертелә. Шуңа дәлил буларак соңгы 5-7 ел эчендә Татарстанда татарча укыта торган 699 мәктәп рус теленә күчүе, бу бетү түгелме соӊ? Без балаларыбызны рус сыйныйфларына биреп туган телебезне бетерүгә үзебездән өлеш кертәбез дигән сүз. Нигә соң без үзебезнең ана телебездән кимсенәбез? Татар үз ана телен кирәк санамагач, башка милләт халыклары мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак укытылса да, бу телне ни өчен өйрәнсеннәр ди? Үз-үзен хөрмәт итмәгән халыкны кем хөрмәт итсен?
Кеше өчен иң кадерле һәм кыймәт булган нәрсә ул аның туган теле. Нинди телдә кеше фикерләсә, уйласа - ул аның туган теле була. Тел ул аралашу чарасы гына түгел, тел ул - халыкның хәтере һәм тарихы, аның мәдәнияте, дөньяга карашы. Телләр ул, авазларныӊ төрлечә әйтелеше генә түгел, ә халыкның психологиясе һәм милли үзенчәлекләре белән берлектә, дөньяга карашы да. Тел ул халыкның рухи, мәдәни, эстетик һәм интеллектуаль үсешен үз эченә алган, чиксез потенциал мөмкинлекләр тудыручы да. Һәр бер телнең үзенең үзенчәлеге, бер "рухы" бар. Кем шушы "рухны" сизеп алса, ул бу телнең "ачкычына" ия булыр. Туган тел - ул халыкның барыр юлын билгели, тел ул үзе - бөек укытучы.
Без һәр вакыт кулланма итеп алучы мәшһүр рус педагоглары, тәрбиячеләре, бала үзенең беренче белемнәрен аңа җиңел булган ана телендә алырга тиеш дип саныйлар. Совет заманы тел белгече һәп педагогы Л. В. Щерба, тел белеме буенча зур галим В. А. Богородицкий, философ һәм публицист Иван Ильин үзләренеӊ күп хезмәтләрендә бала беренче белемне туган телендә алырга тиешле, дип раслыйлар.
Бөек рус педагогы К.Д. Ушинский (1823-1871) туган телдә укытуга бик зур әһәмият бирә. Аның фикеренчә баланы тәрбияләгәндә туган тел төп нигез булып торырга тиеш. Бер милләт баласын, икенче милләт телендә тәрбияләү дөрес юл түгел, дип саный ул. Балага белемне чит телдә бирә башлау белән, ул үз халкының мәдәниятеннән,тамырларыннан читләштерелеп, аңа чит халыкның мәдәнияте сеңдерелә башлый. Нәтиҗәдә, шушы халык уйлаганча уйлый һәм аларча фикерли башлый. Туган телендә белем бирмәгән мәктәп баланың табигый үсешен һәм сәләтен тоткарлый дип исбатлый Ушинский.
Шулай итеп танылган педагоглар һәм фикер ияләре фикеренчә, туган телдә укыту, шәхеснең психик сәламәт булуы, рухи һәм интеллектуаль үсеше өчен бер мөһим шарт булып тора. Татар баласы да рус телендә белем алу белән акыллырак, әдәплерәк, тәртиплерәк булмаячак.
Элегрәк, 90нчы еллар башында, яшьләр мәчетләрдә урысча сөйләшсәләр, бабайлар аларны "Кәфер телендә сөйләшмәгез", - дип тыялар иде. "Ә ни булган русча сөйләшсәң, барлык телләрне дә Аллаһ биргән бит",- дип аптырыйлар иде алар. Ә баксаң, бабайлар хаклы булган икән. Ислам галимнәре борынгыдан алып мөселманнарга кирәксезгә бер -берләре белән мөселман булмаган халыкның телендә сөләшүне мәкруһ ягъни гөнаһлы эш дип тыйганнар. Чөнки, кирәкмәсә чит телдә сөйләшү белән, ул шушы мөселман булмаган халыкка охшарга, алар кебек булырга тырышу дип саналган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: "Кем берәр халыкка охшарга тырышса - ул алардан булыр", - диде. Мәсәлән, 8нче гасырда Мәдинә шәһәрендә яшәүче олуг галим имам Мәлик әйтә: "Кем безнең мәчетләребездә гарәпчәдән башка телдә сөйләшсә, ул куып чыгарылыр",- диде. Безнең татар халкы да баштагы чорда мәдрәсәләрдә рус телен кертмәгәннәр. Гарәп телен, фарсы телен укытканнар, ләкин рус теленә каршы булганнар. Алар үзләренчә халыкны урыслашудан саклаганнар, рус теле белән христиан динен алар бер тигез күргәннәр. 1870 елда барлык татар мәдрәсәләрендә рус теле мәҗбүри кертелергә тиеш дигән патшаның фәрманы чыга. Шул сәбәпле җәмгыятьтә зур каршылыклар килеп чыга, татарлар бу яӊалыкка теш-тырнаклары белән каршы булалар, рус теле укытучысына түләргә безнең акчабыз юк дип акланганнар. Әмма хаклык ул һәрвакыт каядыр уртада тора. Халык, күпчелек муллалар, рус теленә каршы булсалар да Шиһабетдин Мәрҗәни хәзрәтләре, татарларга рус телен укыту файдалы булыр дип ышанган. Ул Казанда үзе төзеткән мәдрәсәдә 1872 елда рус теле дәресен кетә. Һәм әйтә: "Русча уку кирәк. Икенче милләт кул астында торучы кешеләргә баш милләтнең тел, язу һәм дә дәүләт арасында тәртипкә салынган канун вә кагыйдәләрен белү кирәк вә тиешле. Фәкать аларның тел, йолаларын вә гадәтләрен алудан үзара русча сөйләшүдән һәм сүз арасында русча катыштырудан сакланырга, мөмкин кадәр үз телеңне сакларга тырышырга кирәк", − дигән. Шулай ук ул: "Дөньядагы төрле телләрне белүгә ислам дине каршы түгел. Исламга инану яхшы урнашып җитсә, русча уку гына зарар итмәс. Мөселманча белмичә русча укып калу гына ярый торган эш түгел", - дип әйтә. Менә бу алтын урталык. Русча өйрәнү узара русча сөйләшүгә һәм сөйләшкәндә рус сүзләрен кыстыруга гына китерергә тиеш түгел һәм башта ул мөселманча ягъни татарчаны яхшы белергә тиеш.
Татар милләтен һәм телен бетерә торган тагы бер афәт - ул катнаш никахлар. Ни кызганыч, татар рус хатынына өйләнсә дә, татар хатыны рус иренә кияүгә чыкса да, күп очракта бу никахтан туган балалар инде татар булмыйлар. Бервакыт мине бер мәҗлескә чакырдылар. Бу гаиләдән татар, Балтач егете Казаннан рус кызына өйләнгән. Аларның 6-7 яшь чамасы балалары да шунда йөри. Минем татарча мәҗлесне алып бару
ошамадымы, бу бала анасына: "Мам, не люблю я этот татарский язык", - дип әйтеп куймасынмы? Менә сиңа мә, атасы татар, баласы инде башка милләттән.
Интернетта утырганда «коллык психологиясе» дигән бер терминга тап булдым. Аның буенча кеше кол булып та күңелендә үзен ирекле саный һәм иреккә омтыла. Ә кемдер иректә, ул ни теләсә шуны эшли ала, ләкин күңелендә ул үзен кол итеп хис итә һәм коллыкка омтыла. Мәсәлән, күп еллар төрмәдә утырып иреккә чыкан кеше күп вакыт иректә үзен таба алмый, күңеле аны төрмәгә тарта. Яки Сталин ничә миллион халыкны юк итсә дә, халык аны сагына, мактый. Явыз Иван Казанны алгач, халык ничә гасырлар буе карышты, иреккә омтылды. 1905 елда законнар йомшаргач, бик күп көчләп чукындырылган керәшеннәр авыллары белән исламга кайттылар, татар халкында үсеш башланды, бик күп газета - журналлар чыга башлады. Ә хәзер татарлар өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, Конституция буенча аның туган теле якланган, хәтта дәүләт теле булып санала. Телне, мәдәниятне үстер генә!!! Юк шул, теге совет чорында сеңгән коллык психологиясе һаман да комачаулый. Финляндиядә дә ике дәүләт теле - фин һәм швед телләре. Швед телендә ул илдә бары 6 процент кына халык сөйләшсә дә, мәктәпләрдә барлык балалар да швед телен укый. Ә бездә татарча 50 процент халык сөйләшәсә дә, әйткәнемчә, 5-7 ел эчендә 699 татар мәтәбе рус теленә күчерелгән. Татарстанда татар мәктәпләре кими, ә җырчылар саны арта. Татар җырчыларының саны хәзер 700 дән алып 1000 хәтле диләр. Әмма татарча укытмыйча, җырлап-биеп кенә татар телен үстереп булырмы, юкмы, шушы сорау минем шәхсән үземне бик борчый? Ә сезне?
Марат Сәйфетдинов
Балтач үзәк мәчете имамы
Нет комментариев