Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ядкәр – шәҗәрәләр төзү порталы

2020 елда, IT компанияләр белән берлектә, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан Интеллектуаль система – «Ядкәр» шәҗәрә төзү, ягъни генеалогик порталы эшләнде. Бу нинди портал, аның максатлары нидән гыйбарәт? Бу хакта Балтач районының архив бүлеге җитәкчесе Рузилә Равил кызы Ильясова белән сөйләшәбез.

1. Рузилә ханым, «Ядкәр» порталының максаты нидән гыйбарәт?

– «Ядкяр» порталы – Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен уникаль мәгълүмат базасы булачак. Анда республикабыз территориясендә 18-20 гасырларда яшәгән халык турында якынча 111 миллион язма кертеләчәк. Кертелгән язмалар мәгълүматларны эшкәртү процессын автоматлаштырырга һәм республиканың барлык гражданнарының шәҗәрә элемтәләрен системалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Мәгълүматлар нигезендә, программа конструкторы соралган шәҗәрә агачын чыгарачак. Ягъни әлеге мәгълүмат системасы ярдәмендә республикабызның барлык гражданнары өчен үз гаилә шәҗәрәсе турында мәгълүматларны автоматлаштырылган режимда бушлай һәм бер көн эчендә алу өчен уникаль мөмкинлек туачак.

2. Хәзер шәҗәрәләр төзетү бик кыйммәт йөри...

– Һәрбер физик затка үзенең шәҗәрәсен эшләү өчен шактый вакыт һәм финанс чыгымнары таләп ителә. Бер гаилә шәҗәрәсен төзү генә дә 100 мең сумга кадәр төшәргә мөмкин. Мондый күләмдәге финанс чыгымнарын һәр кеше үзенең тамырларын өйрәнү өчен тота алмый, әлбәттә.

3. «Ядкяр» порталын эшләтеп җибәрү һәм аның даими эшчәнлеген тәэмин итү өчен Дәүләт архивына бездән нинди ярдәм кирәк соң?

– Беренчедән, район җитәкчелеге югарылыгында җаваплы хезмәткәр билгеләнүе кирәк. Икенчедән, индексация исемлеген төзү өчен авыл җирлекләрендәге хуҗалыклар санын барлау мәслихәт. Бүгенге көндә әлеге мәгълүматлар җыелып бетеп килә. Иң катлаулы мәсьәлә – торак пункттан чыккан меценатларны яки әлеге проектны финанслау өчен башка кызыксынган затларны җәлеп итүдә ярдәм күрсәтү.

4. Димәк, Дәүләт архивы бөтен хезмәтне үз өстенә ала. Финанслау гына кирәк?..

– Бу зур күләмдәге эшне башкарып чыгу өчен студентлар, волонтерлар һәм ялланган белгечләрне җәлеп итү планлаштырыла, алар һәр торак пунктка барып, анда яшәүче һәм элек яшәгән халык турында мәгълүмат туплап, аны шушы системага кертәчәк. Финанс чыгымнар аларның хезмәтенә, туклану һәм яшәве өчен түләүгә юнәлдереләчәк. Шулай ук, шәҗәрәләр төзү эшләрен үткәрү кысаларында башка төбәкләрнең архивларына түләүле нигездә белешмәләр алу һәм эшкә профессиональ генеалогларны, тарихчыларны һәм тәрҗемәчеләрне җәлеп итү дә кирәк булырга мөмкин. Ярдәмнең төгәл суммасын хәзергә әйтү мөмкин түгел. Исәп-хисап һәр торак пункт буенча аерым башкарылачак. Якынча, 50-60 хуҗалыктан торган авыл өчен генеалогик агач төзү якынча 350 мең сумга төшәчәк дип көтелә. «Ядкяр» генеалогик үзәге коммерциячел булмаган автоном оешмасы Татарстан Республикасы Президенты Аппараты белән килешенеп төзелде. Меценатларның максатчан акчалары шушы оешманың исәп-хисап счетына керәчәк. Берьюлы эшләнә торган эш түгел, ләкин инде авыл тарихы турында китаплары басылып чыккан авыллардан башласак, тиздән хезмәтебез җимешләрен бу проект кысаларында күрә башларбыз дип уйлыйм.

5. Зур һәм мәгънәле эш. Нәселеңне белү теләге күңелләрне дулкынландыра хәтта, хәерле эшләр булсын!

– Проект, чыннан да, бик кызыклы һәм файдалы дип саныйм. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша үз гаиләң шәҗәрәсен бушлай алу, әлбәттә, әлегә чынга ашмаслык хыял кебек, ләкин эзлекле эш алып барганда бу барыбыз өчен дә чынбарлыкка әвереләчәк.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

 

Әңгәмәдәш: Зөлфия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев