Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңгул яшьләре зурлап Гаилә бәйрәмен уздырган (фото)

Казанда тәмле пылау, табада кабарып коймаклар пеште, шифалы үлән чәйләре кайнады.

Яңгулыбызда шундый матур, көчле бәйрәм булды бит әле, Гаилә бәйрәме. Ямьле Шушма буендагы Сабантуй мәйданы көне буе балаларның шат авазыннан гөрләп торды!

Авылыбызның бер төркем игелекле яшьләре үз инициативалары, үз көчләре белән үткәрделәр аны. Нинди генә күңелле уеннар, кызыклы ярышлар булмады. Бер генә бала да читтә калмады. Хәтта тәпи йөрмәгән балалар да көрәш җәймәсе өстеннән «йөгереп» уздылар).

Капчык сугышы, аркан тарту, чүлмәк вату, турникта тартылу, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, көрәш, велосипедта каршылыклар арасыннан йөрү, таяк тартышу, җыр, бию, нәфис сүз... Санап бетерерлек түгел! Һәр уен, аны оештыручылар алдан билгеләнгән, бернинди тоткарлыксыз 5 сәгать дәвам итте бу бәйрәм. Ә бүләкләрне күрсәгез! Уенга катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады.

Ә балалар бик күп иде: авылыбызда яшәүчеләре, әби-бабайга кунакка кайтканнары, авылдан читкә киткән кызларыбызның балалары... Барысын бергә җыйды, очраштырды бу бәйрәм! Иң ахырдан әти-әниләр белән үткәрелгән эстафета-ярыш искиткеч күңелле булды!

Арып-талып уйнаганнан соң, балалар табын янына килде. Казанда тәмле пылау, табада кабарып коймаклар пеште, шифалы үлән чәйләре кайнады. Бәйрәмгә килгән һәрбер кеше сыйланды. Балалар тәмле туңдырма, татлы мамык ашап кинәнделәр. Әле кунакка аю да килде! Шушы чыгымнарның барысын да игелекле иганәчеләребез (алар исемнәрен атарга кушмадылар) күтәрде.

Кайда бар әле шушының кадәр игелекле, юмарт, яхшы күңелле ир-егетләр! Авылда яшәүче, шәһәргә китеп тә авылны онытмаучы, аның өчен җан атып, һәрвакыт ярдәм итеп торучы ир-егетләребезгә Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын. Сездәй егетләр барында, Ин ша Аллаһ, Яңгулыбыз гөрләп яшәр!

Ләйлә Габделхакова,

Яңгул авылы

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев