Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгында 36 яшьлек ир-ат үлгән

Янгынның сәбәбе ачыклана, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Кичә кич Җиңү Проспекты, 62 адресы буенча урнашкан фатирдан әйбер янган ис килүе турында хәбәр ителә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте җиткерде.

Урынга килеп җиткәч, янгын сүндерүчеләр 14 катлы күп фатирлы йортның дүртенче катындагы фатирдан әйбер янган ис булуын ачыклаган.

Ике бүлмәле фатирны ачу вакытында йокы бүлмәсендә ир-ат гәүдәсе табылган. Фатирны тикшергәндә, янган диван табылган.

Соңрак табиблар 36 яшьлек ир-атның үлемен билгели.

Янгынның сәбәбе ачыклана, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев