Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яралы балачак (+фото)

Сугыш аяусыз. Аның михнәтләрен гомер көзенә якынлашкан өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабый да бердәй татый.

Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар беркемне дә читләтеп үтмәгән. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабызда елдан-ел сирәгәя бара.
Һәр кешенең язмышы төрлечә була, ә менә халык моны бәхет булу-булмау белән юрый. Кайсыбер кешене язмыш гомере буе “кыйный”, ә кайберәүләрнең аркасыннан гына сыйпап тора. Һәрбер йортның гаиләсенә сугылсаң, нинди генә язмышларга очрамыйсың.
Бүгенге язмам авылыбызда яшәешеннән канәгать булып яшәүче Любовь Михайловна Мухаметшина турында.
Любовь Михайловна 1940 елның 14 маенда Малмыж районы Пукшинер авылында гади колхозчы гаиләсендә бердән бер бала булып туган. Тормыш матур гына тулыланып яши башлаганда, көтелмәгәндә кечкенә Любаның гаиләсенә авыр көннәр килә. Кызчыкның авырып әтисе бакыйлыкка күчә һәм алар әнисенең туган авылы Улисьялга кайтырга мәҗбүр булалар. Нәни кызчыкның сынаулы көннәре алда була икән әле. Ике яшендә авыртудан әнисе дә нәни кызчыгын калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома.
Ике яшьлек баланы балалар йортына тапшырырга кирәк дигән сүзләр йөри башлый. Чөнки авыр сугыш еллары, өстәмә тамакны алучы булмас диләр. Бәхетенә күрә баланы әнисенең апасы үзенә ала. Ике бала янына тагын бер бала сыяр, беркая да җибәрмим дия. Әлеге апаның ире сугыш башлангач сугышка киткән була һәм аннан кайта алмаган.
Шулай итеп кечкенә Люба яңа гаиләле була. Әлеге апаны ул әни дип үсә һәм бүгенге көндә дә аның өчен рәхмәтле ул.
Әлеге гаиләдә Любаны үз кызлары кебек күрәләр. Үсә төшкәч көченнән килгән барлык эшлэргэ дэ булышырга тырыша. Яңа әни гаиләсе бик тырыш була дип искә ала Люба апа. Сыер да асрадык, сөтен Чепьяга алып төшеп тапшыра идек.
4 сыйныфтан Мари Арбор мәктәбенә укырга китә. Кыш айларында шунда интернатта торып укый.
-"Мари мәктәбендә 7 сыйныфка чаклы укыдым да мәктәпне ташладым. Әнигә булышасым килде. Фермада да , пл.фабрикада да эшләдем, почта да өләштем. Почтаны Чепьяга төшеп аласы. Ул заманда хатлар бик күп килә иде. Сумка шактый авырга туры килде.
Тормышыбыз төрлечә булды инде. Сыер асрагач ач булмадык. Миңа Роно да көченнән килгәнчә бик булышты. Киемнәр дә бирә иде. Әле безнең бик зур алма бакчабыз бар иде. Ул чорда андый бакча санаулы кешедә генә булды. Алмалар җитешкәч Чепья базарына чиләк- көянтә белән асып алмалар сатырга йөрдек. Ул алма бакчасын әни төне буе мылтык белән саклап чыгар иде. Ул мылтык каян бездә барлыкка килгәнен мин әйтә белмим. Безнең әни бик "боевой"булды. Шулай булмый. Ир юк, яклар кеше юк.
Алма сатырга төшкәч гел Үринә исемле әбидә туктала идем. Шунда булачак тормыш иптәшем Александр белән таныштык. Мин тормыш корам дип уйламадым да. Алмаларыбыз тәмле булгандыр инде. Александрмның күңелен шул алмалар белән яулый алдыммы инде( елмая).
28 яшемдә кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем әйбәт булды. Төрле эштә эшләде. Иремнең әнисе белән дә, кызлары Рәйсә белән дә килешеп яшәдек. Ул заманда үзеннән олыларга, ирнең әти - әнисенә ихтирам, хөрмәт зур иде. Хәзер яшьләр түземсезрәк. Бар нәрсә дә тиз кирәк.
Яшьләй салкын фермаларда эшләү үзенекен итте бик нык авыртып Сабада елга якын яттым. Бик нык белгечле врачлар операция ясадылар. Гомер бетмәгәч аякка бастым.
- Сезнең авылда ул чорда күңел ачу урыннары булдымы - дип сорыйм кызыксынып.
- Әйе клуб бар иде. Кич белән клубка чыга идек. Гармун уйнаучыбыз да бар иде. Биеп, җырлап, күңел ачып кайта идек.
Кул эшлэрен бик яратып башкардым. Бик күп чиктем. Бүгенге көндә дә әле ул кул эшлэремне кызларым саклап кына тоталар.
- Сез гомер буе авылда гына яшәдегезме? Шәһәргә китәсе килү теләге булмадымы - дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
Люба апа елмаеп куйды. Тәрбияләп үстергән әниемнең улы безне кызыксындырып Киргизиягә алып китте. Авылдагы өйне, каралты кураны сатып киттек. Ләкин анда барып бик нык ялгыштык, анда тормышыбыз барып чыкмады. Рәхмәт биемгә, акчалар юнәлтеп җибәреп безне кире Чепьяга кайтарта алды. Шуннан бирле авылдан беркая киткән дә юк. Бәхет эзлэп читкэ китү дөрес түгел. Без кендегебез белән авылга береккән кешеләр.
Авылга кайткач үзебезнең хастаханәгә санитарка булып эшкэ урнаштым. 23 ел шунда эшләп лаеклы ялга чыктым. Санитарка эшен бик яратып башкардым. Бүгенге көндә дә хәлемне белеп, рәхмәт әйтүчеләр бар. Коллектив та бик әйбәт булды.
- Сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?
- Тормыш иптәшем генә бакыйлыкка иртә күчте. 16 ел инде аны югалтканга. Нык авырды шул. Ә калганына риза. Бик бәхетлемен. Бүгенге көндә киявем һәм кызым гаиләсендә матур итеп яшәп ятабыз. Кызларым да кияүләр дә оныклар да барысы да бик әйбәтләр. 9 оныгым бар. Шушы түгел мени бәхет.
Бүгенге көндә бары тик сугышлар кабатланмасын, балалар, оныклар без күргәнне күрмәсеннәр. Мин ышанам барысы да әйбәт булыр. Ачы язмыш мине бу тормышка ачык күз белән карап, дөрес фикер йөртергә өйрәтте, эштән курыкмаска кирәк.
Күпме тарих, күпме язмышлар... Күңелләрендә сакланып калганны тагын бер кат яңарталар - безгә, бездән соң килүче буынга гыйбрәт итеп сөйлиләр. Сугыш михнәтен күргән буыннын сафы сирәгәя барса да, әле исәннәре белән сөйләшеп калырга, хатирәләрен яздырып алырга ашыгыйк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев