Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь кадрларга түләүне ярты миллион сумга кадәр арттырачак

«Хезмәт хакы мәсьәләсе – безнең өчен бик кискен һәм мөһим мәсьәлә».

Татарстанда урман тармагы яшь белгечләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү күләмен ике тапкырга, 500 мең сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр. Моннан тыш, хезмәт хаклары да арттырылачак. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Хезмәт хакы мәсьәләсе – безнең өчен бик кискен һәм мөһим мәсьәлә. Бөтен тармак буенча уртача айлык хезмәт хакы (узган ел нәтиҗәләре буенча) 37-38 мең сумны тәшкил итә. Татарстан Рәисе ярдәме белән бик күп эш башкарыла, хезмәт хакы артуны көтәбез.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бездә үсеш инде 10 процент була. Шулай ук 1 июльдән тариф буенча хезмәт хакы арту бездә уртача 25 процентны тәшкил итте, тариф ставкалары һәм гомумән барысына окладлар арттырылды», диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, урманчыларга хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе Россия Президенты Владимир Путин юлламасында күтәрелгән иде. Кузюров фикеренчә, тармакка яшь кадрларны җәлеп итүдә хезмәт хакын федераль арттыру, шулай ук бер мәртәбә бирелә торган түләү мөһим роль уйный.

«Без барлык тәкъдимнәрне юлладык, киләсе елдан хезмәт хакы артачак. Шулай ук яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру буенча тәкъдимнәр керттек. Хәзер ул 150 һәм 300 мең сумны тәшкил итә. Без бер тапкыр 300 һәм 500 мең сум түләргә тәкъдим керттек. Республика Хөкүмәте хуплар, дип өметләнәм»,  диде Равил Кузюров.

«Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, хәзерге вакытта көллият тәмамлаучыларга 150 мең, ә югары уку йортын тәмамлаучыларга 300 мең сум түләнә.

Равил Кузюров шулай ук хәзерге вакытта тармакта инженерлар һәм урман осталары җитми, диде.

«Бездә зур, катастрофик кытлык (кадрларга) юк. Безнең оешкан коллективыбыз бар, «текучка» бар, идарә аппаратында да шулай ук. Аппаратта машина йөртүчеләр, кадрлар хезмәте белгечләре кирәк, юридик юнәлеш буенча ихтыяҗ бар», - дип сөйләде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев