Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар!

Патроннарны да тапшыру кирәк

Бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә районыбыз халкы мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтә: сугышчылар өчен җиңел машиналар, мотоцикллар, көндәлек кирәк-яраклар, медикаментлар, туклануны тулыландыру юнәлешендә җыелган ярдәм волонтерларыбыз тарафыннан даими илтеп тапшырыла.

 


Ярдәм йөзеннән, хәрби операциядә катнашучыларыбыз тагын бер өлкәдә булышуны сорыйлар. Бүгенге көндә бәрелешләрдә дроннар һәр ике яктан да киң кулланыла. Дошман ягыннан җибәрелгән очкычларны юкка чыгаруда ау мылтыклары файдалану күпкә отышлы, дип расланган. Шунлыктан, районыбыз аучылары, мөмкин булса, кулда булган мылтыкларны нәкъ менә үзебезнең егетләргә тапшыруны оештырсак иде. Моның өчен Балтачта Татарстан Республикасы Росгвардиясе фонды инспекторы Фәрит Гариповка 2-56-61 яисә 89872 27 2-4 -55  телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның янына килгәндә, мылтык белән бергә аны куллану өчен бирелгән рөхсәт кәгазен алып килү сорала. Сугышчыларыбызга ау мылтыклары рәсми рәвештә килешү нигезендә тапшырыла.
Игътибар, мылтыклар белән бергә алар өчен алынган патроннарны да тапшыру кирәк. Мылтыктан башка патроннарны өйдә саклау җаваплылыкка тартылырга нигез булып тора.

 


Сугышчы егетләребезнең гомерен саклау өчен бу мөмкинлекне дә тулысынча файдалансак иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби