Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибарлы булыгыз: СМС-кодларны таныш булмаган кешеләргә хәбәр итмәгез!

«Сезнең счетчигыгыз ватык булган, кабат алыштырырга кирәк. Моның өчен безгә заявка калдырыгыз. Калдырмасагыз, счетчикны үзегезгә 25 мең сумга алыштырырга туры киләчәк», — дип шалтыраттылар. Нишләргә икән?

—  Ут счетчигының куллану вакыты чыккан иде. Аны белгечләрне чакыртып алыштырттык. Исәпләгеч җайланмасын үзебез сатып алдык, бушлай алыштырдылар. Бераздан: «Сезнең счетчигыгыз ватык булган, кабат алыштырырга кирәк. Моның өчен безгә заявка калдырыгыз. Калдырмасагыз, счетчикны үзегезгә 25 мең сумга алыштырырга туры киләчәк», — дип шалтыраттылар. Нишләргә икән?

Татарстанның Эчке эшләр министрлыгыннан: — Су, ут счетчикларын алыштыру белән бәйле мондый шалтыратулар мошенниклар эше булырга мөмкин. Яңа исәпләгеч җайланмасы куйдыруга заявка калдырыгыз дип үгетләп шалтыратучылар турында ишетергә туры килә. Кеше ризалык бирсә, заявка калдыруны раслый торган СМС-код килә. Аны шалтыратучылар үзләренә хәбәр итәргә куша. Шул рәвешле алар кеше исеменә микрокредитлар рәсмиләштерәләр. Мондый очракта игътибарлы булырга, СМС-кодларны таныш булмаган кешеләргә телефон аша хәбәр итмәскә киңәш бирәбез.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев