Авыл саен берәр танышың булу җайлы инде. «Хезмәт» десанты белән Гондырга килгәч тә иң элек танышка, кайчандыр редакциядә бергә эшләгән Александр Петровка кердек.
- Тормыш итмәслек түгел безнең якта. Суы да, болыны да, урманы да бар. Ярты гасыр электәгедән авыл шактый кечерәйсә дә, әле тиз генә бетмәс. Соңгы елларда яшь гаиләләр йорт салып чыга башлады, - дип туган авылының киләчәген бары матур яктан гына күреп сөйләде Сәндер агай (кушаматы).
Тормыш иптәше Елена һәм уллары Борис гаиләсе белән зур, якты өйдә гомер итәләр. Борис «Алга» хуҗалыгында терлек азыклары хәзерләү комбайнында эшли икән. Инде нык искергән техниканы карап-майлап сезон саен уңышлы гына эшләтеп килә. Кышын төрле эшкә йөри. Анысы гел булып тормый ди. Шулай да мал асрап, гаиләдән арткан сөтне, итне сатып тормышларын ярыйсы гына алып баралар.
Без килгәндә Сәндер ага үзләре ясаган электр тегермәнендә фураж тарта иде. Икенче малае Владислав тормыш иптәшен Иске Көшкәттән тапкан, хәзер шунда якты өйдә яшиләр, мал-туар асрап, эшләп, балалар үстерәләр.
ТОРМЫШ ДӘВАМ ИТӘ
Гондырда игътибарыбызны киң урамнар, төзек йортлар җәлеп итте. Биредә ташландык йортлар, капка төпләрендә теләсә ничек аунап яткан әйберләр күрмәссең. Тик авылда социаль объектлар: мәктәп, клуб, медпункт юк. Атнага ике мәртәбә шәхси эшмәкәр Рәсимә Сәгыйтованың Карадугандагы кибете килеп сату оештыра икән.
- Без инде мондый тормышка ияләшкән. Зарланмыйбыз, уфтанмыйбыз. Менә соңгы елларда авыл урамына вак таш җәйделәр, юллар бераз рәтләнде. Күңелгә тигәне эшсезлек мәсьәләсе инде. Үзебездә эш булмагач читкә китеп эшләргә мәҗбүр булалар. Балтач, Каменка, Казанга йөреп эшләүчеләр бар. Яшьләрнең күпчелеге Казанда кала. Әмма әти-әни янында төп нигездә калучылар да бар. Авыл халкы нигездә күпләп мал асрый, сөт сата. Һәрбер йортта транспорт бар, - ди авыл старостасы Александр Никифоров.
Эчеп-ямьсезләнеп йөрмәсәләр дә, авылда буйдак егетләрнең күп булуы хакында да әйттеләр. Эше булса, яшь парлар артыр иде дип тә өметләнәләр.
- Борчыган мәсьәләнең тагын берсе - балалар бакчасы булмау. Бүгенге көндә авылыбызда 20гә якын мәктәпкәчә яшьтәге бала бар. 27 хуҗалыклы Гондыр өчен аз сан түгел. Ярак Чурмада да балалар бакчасы юклыктан тилмерәләр. Машиналы кеше Лызига йөртә дә инде. Әмма бар кеше дә болай эшли алмый бит. Балалар бакчасы булмагач, әниләр дә өйдә утырырга мәҗбүр. Ә бит яшәргә кирәк... - ди авыл старостасы.
АВЫЛНЫҢ ЯШӘҮ КӨЧЕ мөгаен, туган якларының патриотларындадыр. Юллар бик әйбәт булмаса да, эшсезлектән тилмерсәләр дә, район үзәгеннән шактый ерак булсалар да, туган нигезне ташлап, бәхет эзләп читкә китмәгән җир улларындадыр, ә андыйлар Гондырда шактый. Александр Никифоров та шундыйлардан.
- Мин ветеринар белгечлегенә укып кайтканнан алып пенсиягә кадәр колхозда эшләдем. Хатыным Зинаида да гомере буе фермада хезмәт куйды. Әти-әнием дә колхозчылар иде. Ике кызым авылда кияүдә, берсе - Соснада, ә улыбыз Эдуард гаиләсе безнең белән төп нигездә яши, киленебез Лариса Ярак Чурма белән Гондырда почтальон булып эшли, - ди ул.
Никифоровлар гаиләсе дүрт буын вәкиле дустанә мөнәсәбәттә яшәүләре, тумыштан инвалид туганнары Валентинны үзләренә сыендырулары белән дә соклану хисләре уяттылар. Шулай ук Ксения һәм Николай Филипповлар, Евгения белән Николай Ефримовлар да гомер буе туган авылларында лаеклы хезмәт куеп, хөрмәт казанган, төп нигездә яшьләр белән матур итеп аңлашып яшәгән гаиләләрдән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев