Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икмәк белән кеше – җир күрке

«Игенче хезмәте һәм җир – төп яшәү чыганагы.

«Дуслык» җәмгыятенең мөгезле эре терлек симертү операторы Шәрәфиев Хәбир Гайфетдин улы, «Борнак» җәмгыяте маягы Исьмеков Владислав Валерьевич, «Сосна» җәмгыятеннән Нәбиев Инсур Мансур улы, Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең алдынгы ат караучысы Әхтәмов Фирдәүс Мәсхүт улы әлеге тармак маяклары буларак алдынгылар сафын тулыландыра.


«Игенче хезмәте һәм җир — төп яшәү чыганагы. Изге туфрак! Ул бөтен тереклек иясенә тормыш бирә. Кешеләрне туендыра, киендерә. Әнә шул туфракны эшкәртүче, анда иң кадерле нәрсә — икмәк үстерүче хезмәте ничек мактаулы! Яшә, игенчем, горурлан! Синең туфрак катыш икмәк исе сеңгән кулларың сау булсын. Синнән дә озын гомерле һөнәр иясе юк, чөнки хезмәтең кешелекнең эзе кебек мәңгелек».


Нинди мәгънәле сүзләр яңгырый сәхнәдә. Йотып бетереп булмый. Бу урында игенчеләребез белән беррәттән сценарие авторына да дан диясе килә (авторы Наилә Атабаева.)
Әлеге фидакарь хезмәт эчендә киләсе уңышка нигез салучы механизаторларыбызның, уңыш язмышын хәл итүгә иң зур өлеш керткән алдынгы комбайнчыларыбызның, комбайннарның эшен туктатмыйча, иген бөртекләрен ындыр табакларына кайтаруда, киптерелгән, чистартылган ашлыкны вакытында дәүләткә тапшыруда өлгерлек күрсәтүче шоферларыбызның тырышлыгы ята. «Маяк» җәмгыятенең алдынгы механизаторы Һадиев Тәлгать Миннәхмәт улы «ДТ-75» тракторында югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешеп, батырлар сафында. «Яңа тормыш» җәмгыятеннән Әсхәдуллин Ришат Зөлфәрт улы «К-744» маркалы тракторында хезмәт куя. «Арбор» җәмгыяте механизаторы Гаязетдинов Фәнил Әнварьяз улы БТЗ-243 тракторын иярли. «Сорнай» җәмгыятеннән Герасимов Юрий Александрович «МТЗ — 1221» тракторында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән. «Игенче» кооперативының хезмәт батыры Ибраһимов Алмаз Нәкыйп улы «Класс Акцион» тракторында нәтиҗәле хезмәт күрсәткечләре белән җиңү яулады. Балтач «Агрохимсервис» оешмасыннан алдынгы тракторчы Абрамов Игорь Юрьевич, «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативыннан уңган «Камаз» шоферы Гарипов Ришат Әхәт улының да урыннары сәхнә түрендә. Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең «Газ-53» шоферы Габделхаков Ришат Рафис улы да мактауга лаек. «Балтач» сөт-май җәмгыяте шоферы Галиев Рафаэль Муллагали улы, Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең алдынгы комбайнчысы Саттаров Илфат Мөнир улы, «Игенче» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативыннан Фәйзрахманов Илназ Илфат улы югары хезмәт нәтиҗәләренә ирештеләр. «Сосна» җәмгыяте алдынгысы Хәбибрахманов Рәис Габдрахман улы, «Татарстан» җәмгыяте комбайнчысы Саттаров Рәфкать Рәшит улы быел да комбайны белән алдынгылар сафында. «Кызыл юл» кооперативының хезмәт батыры Галеев Рәфыйк Галимулла улы «Класс Тукано» комбайнында югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән. Шулай ук «Класс Тукано» комбайны белән югары күрсәткечләргә ирешкән «Татарстан» җәмгыяте комбайнчысы Бариев Райнур Равил улы батырлар сәхнәсендә хөрмәтләнде.
Җан җылыңны эшкә бирсәң, туган ягыңа багышласаң һәрвакыт хөрмәт иясе буласың. Утырышта районыбыз башлыгының чыгышын җирлектәге бәрәкәтле эшләр белән тулыландырган Ранил Габдрахманов әйтүенчә, туган авылың өчен син нинди изге гамәл кылдың дигән сорауга җавап биреп яшәүчеләр булганда районыбыз үсә, алга юл яра. Алдынгыларыбызның күплеге шуңа дәлил. Күпчелек хезмәт алдынгыларына тантана алдыннан махсус бүләкләр тапшырылды, сәхнәгә менмәсәләр дә, хезмәтләре бәяләнде, алкышларга күмелде. Үз эшләренең чын остасы булган райондашларыбыз "Советлар Союзы Герое В. Г. Булатов исемендәге Чутай башлангыч мәктәп — балалар бакчасы«ның башлангыч сыйныф укытучысы Габделвәлиева Фәйрүзә Мөбарәкҗан кызы, Балтач бистәсенең 2 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Зыятдинова Рисәлә Мәсхүт кызы, «Районара юл — төзелеш идарәсе» җәмгыятеннән йөк төягеч машинисты Гарәпшин Илдар Хәмзә улы, авылара үзәк китапханәнең балалар эше буенча директор урынбасары Әхмәдуллина Гөлнар Тәлгать кызы, озак еллар дәвамында үзенең хезмәт юлын авыл мәдәният тормышына багышлаган Бөрбаш авылы мәдәният йорты директоры Хөсәенова Рәзилә Латыйп кызы, «Балтач үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек сак-лау учреждениесенең хирургия бүлеге табиб-хирургы Гаипназаров Сәедәхмәт Гаипназар улы, «Строймастер» җәмгыятенең җитештерү техник бүлеге инженеры Закиҗанова Һидая Сәүбән кызы, Россия почтасы акционерлар җәмгыятенең «Татарстан поч-тасы» почта элемтәсенең 1 нче класслы хат ташучысы Насруллина Рәфия Рәфыйк кызы, Балтач районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Газизуллин Фәнис Фәрит улы, Балтач район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Габделхакова Миннәзия Хасият кызы, районыбыз хәбәр-ләрен үзвакытында халык хозурына ирештерүче «Кайтаваз» радиосы директоры Маннапова Гөлйөзем Салих кызы, «Мегаом» җәмгыяте директоры Гафиуллин Раиф Нәкыйп улы, «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хуҗалык эшләре буенча социаль хезмәткәре Гаптрахманова Маргарита Анатольевна, район кулланучылар җәмгыятенең уңган пешекчесе Әхмәтханова Рәмзия Гайнетдин кызы, Балтач район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең спорт мәктәбе тренеры Миннеханов Альберт Алимас улы алдынгылар рәтенә күтәрелде.
2024нче ел — Гаилә һәм Фәнни- технологик үсеш елы дип игълан ителде. Җыенда да Гаилә елы кысаларында Балтач районы авыл хуҗалыгы профсоюз оешмасы сафындагы хуҗалыкларда хезмәт куючы күпбалалы өч гаиләгә — «Татарстан» җәмгыятеннән Хөрмәтуллин Фәнил Мөбәрәкҗан улына, «Сосна» җәмгыятеннән Сәфәров Айдар Мансур улына, «Труд» җәмгыятеннән Заболотских Юлия Владиславовнага махсус сертификатлар тапшырылды. 
Үзең сугарып, тукландырып торган, тамырлары көчле булганда гына, кин колачлы мәһабәт агач һаман тармаклана, биеккә омтыла ала. Авыл хужалыгы өлкәсендә дә иң сәләтле җитәкчеләрнең, йөзләгән кешеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә югарыга ирешеп була. Сәхнә күрке булган уңганнарның эш белән тәэмин итүчеләре, рухландыручылары, хезмәтләренә бәя бирүчеләр кемнәр соң?! Әлбәттә, җитәкчеләре. Тынгысыз хезмәтләре бәрабәренә югары күрсәткечләргә ирешеп, җинүче дип табылган хуҗалыкларны бәян итәбез:
«Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте. Җитәкчесе — Нотфуллин Айнур Рамил улы. 
«Кызыл юл» авыл хужалыгы продукцияләре җитештерү кооперативы. Җитәкчесе — Хәйруллин Фердинанд Нургаян улы. 
«Дуслык» җаваплылыгы чикләнгән жәмгыяте. Җитәкчесе Колоколов Николай Григорьевич.
«Борнак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Житәкчесе — Нәҗипов Рәфкать Нәкыйп улы. 
«Кама» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы. Җитәкчесе — Нәҗипов Рәкыйп Нәкыйп улы. 
«Балтач сөт — май комбинаты». Җитәкчесе — Насыйбуллин Рәмзил Рафис улы.
Җаваплылыгы чикләнгән «Районара юл — төзелеш идарәсе» җәмгыяте. Җитәкчесе — Ильясов Рәшит Мәгъсүм улы.
Җаваплылыгы чикләнгән «Балтач агрохимсервис» җәмгыяте. Җитәкчесе — Гыйләҗев Наил Рәүф улы.
Авыл җирлекләре арасында ел дәверендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән Шубан авыл жирлеге бүләкләнде. Җитәкчесе — Васильева Сәгурә Зәкәрия кызы. 
Алдынгылар хөрмәтенә җырлар яңгырады, биюләр гөрләде. «Халыклар дуслыгы» орденына ия Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, танылган җырчылар Зәринә Хәсәншина, Радик Шакиров, Диләрә Хәйдәрҗанова, Ирек Фатыйхов, Инсаф Мәрданов, «Зәлидә» дуэты, «Айкай» Удмурт дәүләт фольклор халык җыр һәм бию театры, «Восторг» бию коллективы, оста гармунчы Рүзәл Зиятдинов хезмәт батырларын дан-шөһрәткә күмде.
104 000 тонна икмәк, 159 100 тонна сөт, 11 800 тонна ит. Район башлыгы белдергәнчә, бик күпләрнең төшләренә дә кермәгән саннар. «Бу саннар артында күпме хезмәт, йокысыз төннәр, маңгай тирләре ята, — диде Рамил Нотфуллин үз чыгышларында. — Әби-бабаларыбыз районыбызның нигезен ныклы итеп салмаган булса, уңышларыбыз ел да куандырмас иде. Бу кадәрле күләмле хезмәт җиңел генә бирелми. Алга таба да фидакарь хезмәт ритмын югалт-мый, уңышларга ирешергә язсын», дип эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде. «Балтачның көчле, бердәм халкы бар», дип куандырды дәрәҗәле кунаклар. Әйе, күпмилләтле районыбыз халкы уңганлыгы, ил сагындагы батырлары белән дә аерылып тора. Район башлыгы аларны бер генә чыгышында да телгә алмыйча калмый, шатлыкта да, борчуда да алар күңелдә — монда хезмәт батырлары булса, ил сагында — ил батырлары.
Олуг рәхмәт сезгә, алдынгыларыбыз. Илебез зур җиңүләргә өмет баглаганда хезмәт батырларының роле зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдынгылар слеты