Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исән-имин йөреп, туган якларга әйләнеп кайтыгыз! (фото)

Район башлыгы Рамил Нотфуллин кыска вакытлы ялга кайткан махсус операциядә катнашучы бертөркем райондашлар белән «Балтач» кафесында очрашты.

Табын артында алар белән булган эчкерсез аралашу, туган сорауларны урында хәл итү өчен уңайлы форсат булды. Батыр егетләребез кыскача үзләренең хезмәт итүләре белән таныштырдылар. Алар төрле урында, төрле юнәлештә хезмәт итә, шулай да янда якташлар булуы көч бирә, бер-береңә ярдәмләшү беренче урында тора, диләр. Гаиләләрдән, якыннардан килгән адреслы посылкалар булса, алар вакытында һәм тәгаенләнгән кешесенә бирелә, дип җиткерделәр.

Вакциналар ясату, гаилә хәлләре буенча да фикерләштеләр. Төп эш урыны булган егетләргә беренче айда уртача хезмәт хаклары түләнгән, ә инде «МДСУ-1» оешмасыннан китүчеләргә хезмәт хакы бүгенге көнгә кадәр тормыш иптәшенә күчерелеп барыла икән. Хәзерге вакытта мунчаларына ягар өчен район җитәкчелеге тарафыннан утын белән 94 мохтаҗ гаилә тәэмин ителгән, аерым ярдәмнәр махсус төзелгән комиссия тәкъдиме белән күрсәтелә.

Балтач мәктәбе, Балтач гимназиясе укучылары ярдәме белән газетабыз тарафыннан башлап җибәрелгән «Өчпочмаклы солдат хатлары» акциясе кысаларында мобилизация буенча чакырылган якташларыбызга хатлар җибәрүне мактап искә алдылар.

Бик кирәкле, авыр хезмәт чорында бу хатлар безгә юаныч, менә Көшкәтбаш авылыннан укучы бала язган хат күңелгә хуш килде, вакытым җитсә, янына да барып килергә исәбем, ди Балтач авылыннан чакырылган N.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин егетләргә ярдәм итүне һәм илтеп бирүне оештырган волонтерларның хезмәтенә дә зур бәя бирде, ярдәм алучылар да аларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тиздән егетләребез кабат зур юлга кузгалачак. Рамил Нотфуллин барлык райондашларыбыз исеменнән аларга сәламәтлек, көч, батырлык һәм барысының да исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтуларын, шулай ук гаиләләренә сабырлык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев