Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе старт алды

Теркәлүнең төп этабы 3 августтан 9 августка кадәр узачак, ә өстәмә кабул итү 29 августтан да соңга калмыйча тәмамланачак.

20 июньнән Россия югары уку йортлары укырга документлар кабул итә башлый. Бу ел үзенчәлекле — кабул итү кагыйдәләрендә үзгәрешләр бар, ә алты югары уку йорты өчен яңа югары белем бирү системасына күчү буенча пилот проекты старт ала, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

2023/2024 уку елына югары уку йортларына 626 меңнән артык бюджет урыны каралган, бу яңа регионнарның югары уку йортларын да исәпкә алып. Монда бюджетка 36 меңнән артык кеше керә алачак. Кабул итү кампаниясе башланыр алдыннан университетларның әзерлеген вице-премьер Дмитрий Чернышенко тикшерде.

Бюджет урыннарына кабул итүнең бердәм сроклары, шул исәптән өстәмә кабул итү сроклары да билгеләнде. Барлык формалар буенча да документлар кабул итү 20 июльдән дә иртәрәк һәм 25 июльдән дә соңга калмыйча тәмамлана. Теркәлүнең төп этабы 3 августтан 9 августка кадәр узачак, ә өстәмә кабул итү 29 августтан да соңга калмыйча тәмамланачак.

Теләгән очракта бер үк вакытта ике гариза бирергә мөмкин: бюджет һәм түләүле бүлекләргә. Әмма шул ук вакытта өстенлекле юнәлешләрне күрсәтергә туры киләчәк. Санау нәкъ менә шушы өстенлекләр буенча узачак.

Фәния Лотфуллина

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев