Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлны ник яптылар?

Тормышта хуҗалык эшләреннән тыш, көтелмәгән бәла-казалар да булып тора.

Каенлык ягында быел тротуарны төзекләндергәннән соң Мазһаров һәм Восточная урамнарының скотопрогонына керү мөмкинлеге бетте. Тротуарны күтәртеп ремонтлаганга күрә биредән техника белән үтеп булмый башлады.

Биредә яшәүчеләрнең күпчелеге мал-туар асрый, ашлык, салам, печән алып кайтасы булса да, бакча эшкәртер өчен техника керәсе булса да юл кирәк. Шуңа күрә биредә яшәүчеләр скотопрогонга керерлек итеп тротуарның ике ягына үз хисапларыннан таш алып кайтып җәеп, керү өчен юл ясадылар. Әмма әлеге юлны дамба яныннан казып, кабат керми торган итеп ясап куйганнар.

Тормышта хуҗалык эшләреннән тыш, көтелмәгән бәла-казалар да булып тора. Скотопрогоннарның янгын куркынычсызлыгы буенча да һәрчак ачык булуы таләп ителә дип беләбез. Хәтерләсәгез, узган ел Мазһаров урамында янгын булган чакта янгын сүндерү машиналары нәкъ менә шул юл аша узды.

Безне бер генә сорау борчый: юлны ник яптылар?

Мазһаров һәм Восточная урамы халкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл