Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан студентлары бер ай чамасы өйдә торып укуга күчә

Казанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләре (көллиятләр һәм техникумнар), шулай ук вузлар 7сеннән 27 октябрьгә кадәр өйдә торып укыячак. БРИКС саммитына бәйле бу, дип белдергән мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Шул ук вакытта Казан федераль университеты, шулай ук Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты, кайбер башка вузлар программаларында яңалыклар булачак.

Аларның студентлары да БРИКС саммиты чорында дистанцияле форматта белем алачак. Исегезгә төшерәбез: 22-24 октябрьдә Казанда БРИКС саммиты үткәреләчәк. Россия Президенты Владимир Путинның, саммитта хуҗа хокукында, Татарстан башкаласында дәрәҗәле чит кунакларын кабул итүе көтелә.

Шәһәргә 30га якын делегация киләчәк. Сүз уңаеннан, БРИКС саммиты үткәрелү сәбәпле, мәктәпләрдә көзге каникул да күчерелде. Ул 1 атна алданрак – 21 октябрьдә башланып, 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк (28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр үткәрелергә тиеш булган). 

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149555/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев