Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда бер кешене виноград тәлгәшенә яшеренгән чаян тешләгән

Казанда яшәүче бер ханымны сатып алынган виноградта яшеренгән чаян тешләгән. Бу хәл турында ул «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә сөйләде.

Зыян күрүченең сүзләренә караганда, виноград «Пятерочка» челтәре кибетләренең берсендә сатып алынган. Сәүдә ноктасының адресын ул әйтеп тормаган.

Ботакта утырган үрмәкүч сыман чаянны күреп булмый диярлек, ди ул. «Күрмәсәң, ул шул төс белән тәңгәлләшкән», – дип аңлата язма авторы.

«Сак һәм уяу булыгыз. Кибеткә карата бернинди тикшеренүләр дә булмады. Бу “виноград кунагы“ ның бер генә очрагымы икән, мондый хәл кабатланырга мөмкинме, билгеле түгел», – дип киңәш итте Татарстан башкаласы халкына пост авторы.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә чаян тешләгән пациентканы ашыгыч ярдәм бригадасы Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлегенә уртача авырлыктагы хәлдә алып килгән,- дип сөйләделәр.

«Табиблар аңа кирәкле медицина ярдәмен күрсәттеләр. Хәзерге вакытта пациенткага берни дә янамый», – дип искәрттеләр ведомствода.

https://vatantat.ru/2020/08/32230/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев