Җәмгыять
Күңелләрдә калды уелып
Чепья авылы мәдәният йортында үткән Өлкәннәр көне күңелебездә матур хатирәләр белән уелып калды.
Әлеге бәйрәмгә Чепья зонасына кергән авыл өлкәннәре чакырулы иде. Иң элек килгән һәркемне "Наз" бүлекчәсе кызлары кайнар чәй белән сыйлады. Аннан соң бәйрәм хөрмәтенә оештырылган концертны тамаша кылдык. Концерт барышында 55-60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Смәедән Рузалия Фазылҗанованы, Рауза Салихованы, Урта Көшкәттән Петр Мамыковны, Борнактан Илсур Мәгъмҗановны, Сосна Пүчинкәсеннән Тәбрис Шаһиевны тәбрикләделәр. Шулай ук 50 ел бергә гомер иткән Куныр авылыннан ике матур гаилә дә бәйрәм сәхнәсенә күхтәрелде.Флүрия һәм Рамазан Фәйзрахмановлар, Мансура һәм Мансур Бариевлар икесе дә бишәр бала үстереп, бүгенге көндә аларның хөрмәтенә гомер кичерә. Чепья, Куныр, Нөнәгәр, Арбор, Смәел үзешчәннәре катнашында үткән концерт өлкәннәр күңеленә хуш килде. Һәр чыгыш алкышларга күмелде.
Өлкәннәр көнен барыбыз да көтеп ала. Олыгайган көнебездә безне шулай хөрмәтләгәннәренә без бик шатландык.
Валентин Прокопьев
Даими хәбәрчебез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев