Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше китә - җыры кала... Җыры гына түгел, кылган гамәлләре, якты истәлекләре кала...

61нче яшендә Татарстанның атказанган артисты, Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры @tufan_teatr җырчы, гармунчы артисты Сәйфетдинов Наил Шәрипҗан улы вафат булды…

Наил абыйга сентябрь аенда 60 яшь тулды. Аңа багышлап хөрмәтләү кичәсе уздыру турында хыялым барлыгын әйттем. Юк, кирәкми, дип, ризасызлык белдерде ул. Нишләгән инде мин ул кадәр, гап-гади артист бит инде мин, ди, тыйнаклык күрсәтеп. Атказанган артист авыл саен булмый ул, дидем. Хәйран сүз көрәштерә торгач, риза да булган иде. Тик гел каршылыклы киртәләр очрап торды: әле кеше җыярга ярамый, диделәр, әле Наил абыйның җае чыкмады. 27 март - халыкара театр көне уңаеннан шул тирәләргә туры китерергә тырышып үткәрербез, дип хыялландым. Материаллар җыйнадым. Наил абый үзе дә, бер сөйләшеп утырганда, хисләнеп китеп, үзем генә сөйли торган әсәр табып бир әле миңа, дигәч, яраткан шагыйрем, Гамил Афзал шигырьләрен тәкъдим иттем. Менә монысы матур икән, өйрәнермен әле, дип, арадан берсен сайлап та алган иде... Авылыбызга багышланган җыр булдырасы килү теләгем барлыгы белән дә иң беренче аның белән уртаклаштым. Сүзләре булса, таныш композиторым бар, аның җырлары матур, үзем сөйләшәм, диде.
Ләкин... Их, шул ләкиннәр өзә үзәкне!!! Бүген арабызда СИН юк инде. Ә күңел син юклыкны кабул итми. Җете зәңгәр күзләреңнән серле караш сирпеп, чаттан сәлам бирерсең кебек... Без балачакта иске клубта клуб мөдире булып эшләгәндә синең тырышлык белән күпме концерт-спектакльләр оештырылды. Ниндидер әсәр сөйләгәндә "Шулай бервакыт, Нурәхмәт, Фәнис, мин',- дип сөйләп, бар халыкны егылганчы көлдергәнең истә калган.. Хатирәләр... Репертуарыңда күбрәк лирик җырлар иде синең. Җаның, күңелең тулы моң булган, димәк. Авылыбыз тарихында якты йолдыз булып кабынган, авылдашларыбыз хәтерендә мәңгегә уелып калган онытылмас затыбыз, кадерле ядкаребез син, Наил абый! Сәхнәдә башкарган рольләрең, тудырган образларың, бәгыреңнән саркып чыккан, күңелеңнән түгелгән моңнарың белән безнең күңелләрдә озак яшәрсең, хөрмәтле авылдашыбыз! Әйе, алда кемне ни көтәсен беребез дә белми. Аллаһы Раббыбыз каршында һәммәбез дә көчсез шул... Сәхнә кешесе булган өчен, гади, эчкерсез, шаян булган өчен, затлы шәхесебез буларак яраттым һәм хөрмәт иттем үзеңне...

 

Халидә Гарифуллина

Кили авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәйфетдинов Наил Шәрипҗан улы