Хөрмәтле сайлаучы! Сайлау участокларында хәзер кайнар эш вакыты. Барысында да 14 сентябрьдә булачак сайлауларны көтәләр. Урналар урнаштырылган, кабиналар җиһазланган.
Бөрбашта авыл үзешчәннәре сайлаучылар өчен бай концерт программасы әзерләгәннәр. Ясле бакча коллективы күргәзмә үткәрергә җыена. Иң беренче булып тавыш биргән кеше хөрмәтенә махсус программа булдырылган.
Балтачтагы үзәк китапханәдә урнашкан 1090нчы номерлы сайлау участогына килүчеләрне район мәдәният үзәге артистлары күңелле тамаша белән каршы алачак. Чәй йортыннан тәм-томнар китереләчәк.
Соңгы көннәрдә генә авыл мәдәният йортыннан урта мәктәп бинасына күчерелгән Кече Лызи сайлау участогында да сайлаучыларны зур әзерлек белән көтәләр. Теләүчеләргә коймак белән чәйдән өзеклек булмаячак.
Куныр җирле үзидарәсендә сайлаулар өчен ике участок әзерләнде. Кунырда да, Доргада да авыл үзешчәннәре мәдәният йорты каршындагы мәйданда концерт программалары күрсәтәчәк. Авыл эшкуарлары шушы тантаналы көн өчен шашлык пешерергә әзерләнә. Кайнар чәй, камыр ризыклары китереләчәк.
Барлык сайлау участокларында да беренче тавыш бирүчене хөрмәтләү, беренче тапкыр сайлауга килүче яшьләрне, иң өлкән сайлаучыларны күрсәтеп китү кебек истәлекле мизгелләр күп булачак.
14 сентябрь сайлау участокларында безнең үзебезнең киләчәк өчен сайлауда катнашуыбыз тантаналы бер бәйрәм көне дә булачак. Барыбыз да сайлауларга, участокларга килик.
Фото: http://rezervrt.ru/?id_refer=13980&nndddiz=1
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев