Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелле чаралар

Кичен исә Шушма яр буе паркында Шушма моңнары дигән ял чарасы оештырылды.

12 июнь — бәйрәм көн уңаеннан районыбызда төрле чаралар узды. Апрель аеннан башлап, «Факел» яшүсмерләр клубы коллективы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Гаилә — гаҗәеп галәм» социаль әһәмияткә ия проектны тормышка ашыра килде. Инде менә проектка нокта куяр вакыт та җитте. 

Шул уңайдан, Балтачыбызның ямьле «Сабантуй» ял паркында «Гаилә — гаҗәеп галәм» проекты ябылу хөрмәтенә бәйрәм чарасы — фестиваль үтте. Чара барышында ике мәйданчык эшләде. Бер мәйданчыкта әтиләр-әниләр-балалар пляж волейболы уйнады, икенче мәйданчыкта спорт ярышлары булды.

Кичен исә Шушма яр буе паркында Шушма моңнары дигән ял чарасы оештырылды. Биредә күргәзмәләр эшләде, мастер-класслар булды, концерт оештырылды.

Шушма моңнары чарасына килгәндә, аның матурлылыгын, оешкан, образлы булуын бер сүз белән генә әйтеп, аңлатып бетереп булмый. Мондагы ямьлелек, ягымлылык, халкыбызның уңганлыгы, тормышыбызның бөтенлеге!.. — килгән тамашачы килешми калмас. Шунысы куанычлы, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан гамәлгә кертелгән әлеге проект җәй буе дәвам итәчәк, җирлекләрдә яшәүчеләр шулай ук Шушма буйларында үзләрендә яшәгән халыкның гореф-гадәтләрен, милли уеннарын, җырларын яңартачак, төрле һөнәрчелек күнекмәләрен халык белән бүлешәчәк. Бездән киңәш — мондый бәйрәмнәр була калса, һичшиксез, барыгыз, чөнки аның максаты изге, бурычлары файдалы: күргәзмәләрдән кул эшләрен сатып та алырга була, мастер-классларда үзең дә кулыңа алып эшләп карый аласың, җыр-моң, изге теләкләр — һәммәсе дә күңел өчен, бер-беребезгә карата мөнәсәбәтләрне яхшырту, рәхимле-рәхмәтле булу, һөнәрчелекне җәелдерү максатыннан эшләнелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев