Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелсез хәбәр — Ленинград блокадасын кичергән якташыбыз вафат (фото)

«Блокадалы Ленинград яшәүчесе» күкрәк билгесе, Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре, грамоталар белән бүләкләнгән.

Күңелсез хәбәр — якташыбыз, Ленинград блокадасын кичергән Исхаков Ринат Сандык улы вафат. Ул озак еллар Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гомер кичерде.

Ринат Сандык улы 29 июнь көнне Иске Салавыч авылында җирләнде. 

Ринат Сандык улы 1937 елның 10 июнендә Ленинград шәһәрендә туа. Өч балалы гаиләдә тәрбияләнә, Ринат Сандык улы — икенче бала. Әти-әнисе Фарфор заводында хезмәт куялар.

Сугыш вакытында әтисе хәрби-диңгез флотына хезмәткә алына. Ринат Сандык улы әнисе, абыйсы һәм кечкенә сеңлесе белән Ленинградта яшәргә кала. 1941 елда Ленинград шәһәре блокадага эләгә, 1942 елда Ладога елгасы аша, авыр юлны үтеп, Татарстанга күченәләр.

«Блокадалы Ленинград яшәүчесе» күкрәк билгесе, Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре, грамоталар белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев