Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Курмалалылар күпме сусыз тилмерер? – 2. Кайтаваз. (фото)

«Хезмәт»ебездә күтәргән күп кенә проблемаларга кайтавазлар кабул итәбез. 3 сентябрь көнне «Курмалалылар күпме сусыз тилмерер?» дигән язмабызга әлеге авылдан кайтаваз рәвешендә хат алдык.

- Авылның урта тирәсендә су бетми, ләкин югары очына менеп җитми. Ул якта яшәүчеләр җыелыш булганда тавыш чыгардылар, анда Балтач шәһәр җирлеге башлыгы да, хисап палатасыннан Равил Кәримов та, Көектән депутат Фәнис Шәрипов та бар иде, ләкин ул кеше юк иде. Суга акча җыярга кирәк дигәненә генә килгән иде. Сез телгә алган шәхси эшмәкәр хәзер авылдагы фермага маллар да алып кайтып җибәрде. Ферма түбән очта урнашкан, анда да су кирәк бит. Гектарлаган теплицалары да сусыз «яши» алмый. Су башнясы 30 йортлык авылга дип куелган иде, хәзер йортлар да 45ләптер инде + теплица + ферма. Менә шундый хәлләр авылыбызда. Кайчан очына чыгарбыз бу проблемабызның, ансы әлегә билгесез, - дип язылган иде кайтавазда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250