Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрше республикада балалар лагеренда 23 бала агуланган

Хәзерге вакытта инфекциянең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана

Удмуртиядә балалар лагеренда 23 кешедә эчәк инфекциясе тапканнар.

Удмуртиянең Воткин районында «Юность» лагеренда эчәк инфекциясе килеп чыккан. Авыруны 12 кешедә тапканнар, дип хәбәр итте республика буенча Роспотребнадзор хезмәте. Соңрак, прокуратура «23 кеше, шул исәптән 20 бала агуланган» дип хәбәр итте.

Удмуртия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бер баланы хастаханәгә салганнар. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Авырган 11 кешенең, шул исәптән 8 баланың хәле «канәгатьләнерлек» дип бәяләнә, алар амбулатор күзәтүдә.

Табиблар лагерьдагы 200 баланы һәм 43 хезмәткәрне караган. Аларда бернинди симптомнар юк, анализ да алганнар. Хәзерге вакытта инфекциянең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана, дип яза «Коммерсантъ» сайты.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агулану