Кускем авылының киләчәге бармы (фото)
Һәр җирлектә киләчәкне балаларга бәйләп күзаллыйлар. Кускемның киләчәге бармы дигән сорауга җавап буларак авылга керү белән каршыбызга бертөркем балалар килеп чыкты.
Авылда бернинди дә социаль объектлар юк. Шуңа да транспорты булганнар балаларын Дорга балалар бакчасына йөртә икән. Укырга Чепья мәктәбенә йөриләр.
- Элегрәк бик авыр иде, маршрут автобуслары туктагач, мәктәпкә йөрү авырлашты, хәзер мәктәп автобусы килеп ала, кайтарып куя, балалар өчен җаныбыз тыныч, - диләр әти-әниләр.
Эш булмагач, яшьләр нигездә читкә китә. Әмма авылда төпләнеп калучылар да бар икән. Камашевлар, Колесниковлар, Даниловлар шундыйлардан. Бүген бу гаиләләрдә 2-3әр бала үсә. Юлыбызда очраган Вадим Камаевта та туган авылының киләчәге бар, дип саный. Чепья мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, Вадим күрше Малмыж районы Чавал техникумының техник-механик белгечлеге буенча укырга керә. Аралашучан бу ачык егет үзенең киләчәген туган ягы белән бәйләнүен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев