Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Кызым, әйдә икәү чәй эчик»

Асия апа озын буйлы, зәңгәр күзле, ябык кына булып исемдә калган.

... Без үскәндә өй тулы кеше иде: әти-әни, әби, биш бала. Исәпсез-сансыз туганнар.

Ул чакта йөрешү, хәл белешү дигән төшенчәләр бар иде. Асия апаны мин гел шул туганнарның берсе дип саный идем.

Бала вакыттан ук ул безнең үз кешебез иде. Фамилиясе Лотфуллина, үзен Лотфулла Асыясы (бездә нәкъ шулай каты итеп әйтәләр иде, ы хәрефе белән) дип йөрткәннәр. Асия апа улы Шамил абый белән бездән урам аша яшиләр иде. Асия апа безнең Миңнур әби белән — җан дуслар. Икесе дә тол, ялгыз балалар үстергәннәр, бары да, югы да уртак булган. Бергә ерак тау басуга салам урларга йөргәннәрен сөйлиләр иде. Мунчаны да уртак якканнар, балалар да бергә үскән, бер тирә яшьтә булганнар. Асия апа әбидән ун яшькә яшьрәк, ә әнидән 20 яшькә өлкәнрәк иде.

Әмма әнинең дә иптәше, сердәшчесе иде ул. Әни «беребезнең сүзен беребезгә сөйләп болгатып йөрмәде, икебез дә серләребезне сөйли идек» дип искә ала иде. Асия апа безгә төшкә кадәр бер, төштән соң тагын бер биләмгә керә, сөйләшеп утыра, үзе бәйләү бәйли, үзе тәрәзәдән «Шамил кайта бугай» дип карый. Ир-атны олылау ул заманда көчле — әти барында бик сирәк керә. Әни берәр әйбер пешерсә,"бар, Асия апаны чакырыгыз" дип берәребезне йөгертә, без өскә дә киеп тормыйча чыгып чаба идек.

Асия апаның өйләре, бәләкәй генә кечеяк дип аталган кухнялары күз алдымда. Агач урындыкка утырта, касәгә (алар гел чәйне касәдән эчәләр иде) чәй ясый, мич кашагасыннан берәр тәмле җимеш я перәннек бирә. Әллә нинди затлы әйберләре булмаса да, өйләре гел чиста була иде. Асия апа күрмәгәндә, мин ялт кына Шамил абыйның бүлмәсен дә тикшереп чыгам, өч яклы көзге алдына куйган одеколонын иснәп карыйм.

Асия апа озын буйлы, зәңгәр күзле, ябык кына булып исемдә калган. Шамил абый өйләнми калган, ә Дания исемле кызы гаиләсе белән еракта яшәгәнгәдер, күңелендәге бөтен яратуны безгә бирде ул. Бик ярата иде ул безне. Чордашлары усал, туры сүзле дип искә алсалар да, (тол хатынга тормыш алып барганда усал да, явыз да булырга туры килгәндер, гаепләмим) мин аны гел елмаеп торган, ягымлы карчык итеп хәтеремдә саклыйм. Югыйсә, алай карт булмаган ул.

1993 елның 28 январь көнне үз ишек алларында егылып үлде Асия апа. Кан басымы югары булган диделәр. Мин 8 класста укый идем. Беренче тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашу нәкъ шул көндә булды. Асия апа безгә бик өлкән яшьтәге кеше булып тоела иде, ә аңа нибары 67 яшь булган. Әни бик елады, мин әни елаганга еладым....

Бала чакның рәхәт хатирәләрен барлаганда, яшел чирәмле ишегалды, гади авыл өен уйлыйм, яшел кырыйлы ак яулыклы, сөякчел куллы Асия апа «Кызым, әйдә икәү чәй эчик» дияр кебек...
 

Руфия Мифтахова

Арбор авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев