Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лачын кебек 19 егет (фото)

Унтугыз төрле фикер, унтугыз төрле холык, барысын да үзләре белүче, үзләренекен дөрес дип санаучы яшьләр...

Улымның "Әни, мине каядыр укырга кертәм, каядыр җибәрәм дип уйлап та йөрмә, әйтеп тә торма, мин СПТУга барам",- дип ишектән кайтып кергәненә дүрт ел узып та киткән. Дөрестән дә бер тапкыр да ник, нәрсәгә, үзең дигән бер генә сүз дә әйтмәдем... Борылып карасаң, үткән гомер үз ачып йомган кебек кенә... Борчылулары да, шатлыклары да узды да китте...

Шушы көннәрдә "Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте"нең икенче филиалында чыгарылыш кичәсе булды. Улларыбыз кулларына һөнәри белем дипломы алдылар.

Лачын кебек 19 егет тәмамлады быел көллиятне. Унтугыз төрле фикер, унтугыз төрле холык, барысын да үзләре белүче, үзләренекен дөрес дип санаучы яшьләр белән эшләве бик җиңелләрдән булмагандыр. Шушы урында көллият коллективына олы, бик олы рәхмәтемне белдерәм. Егетләр белән үз итеп, олы санап, аларга юл куеп, кайчакта киңәшеп, кирәк чакта кырыс, тәмле телле дә була белгән, кулга- кул тотынып эшләгән, кайбер башбаштаклыкларына күз йомган, яңадан үзләренә чакырып торган Укытучыларга олы рәхмәт.

Бүгенге көндә егетләрнең өчесе инде армия сафларына китте. Киткәннәре дә, китәчәкләре дә исән- имин йөреп кайтсыннар.

Егетләр, улларыбыз, тормыш сезгә чираттагы документны тапшырды. Алда сезне хәрби билет дигәне көтеп тора, аннары парлы кулларга загс биргәнен, аннары ак халатлылардан туу турындагысын, аннары..., аннары... алырга язсын. Киләчәгегез матур, игелекле, уңышлы, бәхетле булсын... Сез безнең өмет, безнең ышаныч, безнең таянычыбыз.

Язмый кала алмыйм... Без хәтерләргә, онытмаска тиеш!

Араларында Илдар да булырга тиеш иде... Язмыш... гомерлек сагыш... Илдар, юк, онытмадылар егетләр, кичә җыелып яныңа бардылар, сизгәнсеңдер, күкләрдән күзәткәнсеңдер... Һәрберсе синең белән күңелдән сөйләшкәндер... Алар каршында син мәңгелек батыр... Тыныч йокла, егет... Сүзләрем дога булып барсын...

Лилия Гарифуллина 

Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев