Үлгәннәрнең бәхете
Интернет челтәләрендә язмалар караганда Удмуртиянеӊ Исәнбай авылыннан Әлфирә Низамованыӊ «Үлгәннәрнең бәхете» дигән язмасы игътибарны җәлеп итте. Автор күтәргән әхлакый мәсьәләләр ул җирлек өчен генә түгел, безгә дә кагыла бит, дип Сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
Зиратыбыз, Ходайга шөкер, койма белән әйләндереп алынган, юл салынган, зур, ауган агачлар киселгән, әледән-әле өмәләр булып, чистартылып торыла. Бу изге гамәлләрне кылган эшмәкәрләргә, авыл җирлегенә, имам-хатыйбларга, авылдашларга, үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Чиста, якты булгач, һәр кабер күренә, читтән кайтканнарга, озак кайтмый йөргәннәргә дә якыннарының каберен табу авыр түгел. Соңгы вакытларда, бик күп еллар элек күмелгән авылдашларның да ташларын, чардуганнарын алыштырып, буяп куючылар артканнан-арта бара. Бүгенге алтын көз көннәрендә, зиратта да яфрак яңгыры, төсле келәм җәйгән сыман, кайбер кабер өсләре шау чәчәктә утыра. Кайберәүләр бәхет ул - картаймыш көнеңдә янәшәңдә кеше булу, диләр. Икенчеләре исә озатырга, җеназаңа халык күп җыелса - бәхет, диләр. Мин: «Үлгәч, мине онытмыйча, каберемне карап, догалар җибәреп торсалар, үземне бәхетле", - дияр идем.
Кызганыч, онытылган авылдашлар да бик күп. Бакыйлыкка күчкәннәренә инде шактый еллар үтсә дә, чардуган, таш куелмаган, черегән такта башларында исемнәре дә җуелып бара торган каберләр бар. Кулларыннан алтын койган, үзе дистәләгән, йөзләгән чардуганнар ясаган авылдашымның да кабере шундый булу тетрәндерә, әлбәттә. Балалары, туганнары, якыннары булып та әрекмән, кычыткан, чүп арасында ятучы әрвахлар рәнҗидер. Матур йортлар салып, гомере буе туплаган байлыгын калдырып киткән әтиең белән әниеңнең соңгы йортын шулай тоту - кичермәслек олы гөнаһ ул!
Без җирдә кунак кына, вакытлыча. Бу турыда мондый риваять тә йөри. Бер дәрәҗәле профессорга укучылары мондый сорау биргәннәр: "Менә сез бик зыялы шәхес, дәрәҗәле, бай кеше. Тормышыгыз, яшәү рәвешегез бик тыйнак, өегездә дә өстәл, урындык, караваттан башка берни дә юк… Ни өчен бу шулай?" Мөгаллимнәре мондый җавап биргән: "Мин җирдә, үтеп барышлый туктаган кунак кына. Мин мәңгелеккә күчәчәкмен, берни дә алып китә алмаячакмын. Шуңа да бар байлыгымны күңелемә җыям. Ахыр чиктә, мәңгелек йортымның күркәм булуын теләр идем!"
Зират капкасын япканда чиста, чәчәкле, балкып утырган каберләргә карагач, күңелемә: "Игелекле балаларның, оныкларның, якыннарның игелеге үлемне дә үлемсез итә шул", - дигән уй килде. Ходай һәркемгә шуны насыйп итсен иде! Тик, балаларыбызга, оныкларыбызга бу турыда сөйләп, аңлатып тормасак, күңел байлыгыбызны түкми-чәчми тапшырмасак, үрнәк күрсәтмәсәк - чүп арасында ятуың бик ихтимал. Алла сакласын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев