Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Ләйлә Низамиева: “Җәйләр имин үтсен”

Яшь буынны тәрбияләү - илебезнең киләчәген тәрбияләү. Киләчәгебез исә илебезнең нинди дәрәжәдә әхлаклы, әдәпле булуына бәйле.

Укучы яшьләребезнең түземсезләнеп, көтеп алган каникулларына озатыр алдыннан Балтач эчке эшләр бүлеге балигъ булмаган яшьләр белән эшләү инспекторы, участок вәкилләре һәм муниципаль полиция хезмәткәрләре районыбыз мәктәпләрендә, тискәре күренешләрне кисәтү йөзеннән, очрашулар уздырдылар.
Иң элек Татарстан Республикасында 2010нчы елда кабул ителгән 71номерлы канунны искәртеп уздылар. 2015 елда бу законны үтәмәүче 23 кешегә административ беркетмә төзелгән булса, 2016 елның биш аенда бу сан - 7. Шунысы аяныч, күпме генә аңлату эшләре, әңгәмәләр уздырылса да, закон бозучылар саны кимеми. Әти-әниләр дә күп очракта: «Беренче тапкыр гына балам урамга кич чыккан иде», - диләр. Төнгә каршы чыгып киткән, чит авылга дискәтүккә яки башкача күңел ачарга барган баланың тормышы өчен борчыласы урынга, полиция хезмәткәренә үпкәләп тә куялар. Бу законны бозучы физик затларга 500 -1000 сумга кадәр, юридик затларга 15 меңнән 20 мең сумга кадәр, кабатланган очракта икеләтә күбрәк штраф каралган.

Хатын-кызлар һәм яшьләр арасында тәмәке тарту кебек яман гадәт киң таралып бара. Уку, медицина, мәдәният, шифаханә, автозаправка һәм башка төрле җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турында 2013 елда Россия Федерациясендә 15 номерлы ФЗ законы кабул ителде. Әгәр кемдер тыелган урыннарда тәмәке көйрәтә икән, аңа 500 - 1500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Балигъ булмаган балаларга тәмәке саткан өчен физик шәхесләргә - 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, ә юридик шәхесләргә 100 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Мондый эшләр балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә каралачак. Безнең районда өч ел эчендү 60тан артык кеше җавапка тартылган инде.

Бәла-казадан сакланыр өчен укучыларга түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк:
- йортта өлкәннәр булмаган очракта чит кешеләрне кертмәскә;
- кыйммәтле әйберләр белән мактанмаска;
- чит кешеләр янына машинага утырмаска;
- яңа танышлар белән әти- әни рөхсәтеннән башка күңел ачу чараларына бармаска;
- су буена йөзә белүчеләр белән барырга һәм тиешле урыннарда гына коенырга;
- янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәргә, нәни балалардан шырпыларны яшерергә.

Шунысын да исегезгә төшерәбез: велосипедта бары тик 14 яшьтән йөрергә, ә скутерга «М» категорияле транспорт йөртү хокукы булган 16 яше тулган балаларга гына рөхсәт ителә. Юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешнең берсе буенча, көннең караңгы чорында, томанлы яки яңгырлы вакытта, ике торак пункт арасында барган җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы таләп ителә. Бу таләп үтәлмәгән очракта 500 сум штраф каралган.

Хәмерле һәм наркотиклы маддәләрне куллану, аларны саклау яки кемгәдер тапшыру өчен җаваплылык 14 яшьтән башлана, сүгенү һәм җәмәгать урыннарда сугышу вак хулиганлык булып исәпләнелә һәм бу очракта җаваплылык 16 яшьтән каралганлыгын да онытырга ярамый.

Хокук бозу юлыннан киләчәк буыныбызны бергәләп кисәтү мөһим. Яшүсмерләр һәрчак игътибарлы булып, яман юлда йөрүче зурларның куркытып, янап, хәйләләп әйтүләренә сак булырга, әти-әни белән киңәшеп эш итәргә, ярдәм кирәк чакта полиция хезмәткәрләренә, укытучылар яки 8 800 2000 122 номерлы балалар ышаныч телефонына шалтыратырга тиеш.

Ләйлә Низамиева,
Балтач эчке эшләр бүлеге.
Фото: deti.mail

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250