Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп укучыларына чүплекләрне фотога төшереп, бүләк отарга мөмкин

Һәр чүплек буенча министрлык инспекторлары тарафыннан күзәтчелек чаралары күреләчәк, ә конкурста катнашучылар баллар алачак.

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Мәктәп экопатруле» республика конкурсын үткәрә.

Конкурс шартлары буенча, укучыларга «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасын телефоннарына урнаштырырга кирәк. Шуннан соң edu. tatar. ru мәгариф порталы логинын кулланып, кушымтада теркәлү узарга һәм табылган чүплекләр турында фото һәм видеохәбәр җибәрергә кирәк.

Һәр чүплек буенча министрлык инспекторлары тарафыннан күзәтчелек чаралары күреләчәк, ә конкурста катнашучылар баллар алачак.

Җиңүчеләр шәһәр һәм авыл гомуми белем бирү оешмалары арасында аерым билгеләнәчәк һәм түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләнәчәк:

«Иң актив укучы»;

«Иң актив сыйныф»;

erid: 2Vtzqwgny8L

«Иң актив мәктәп»;

«Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы».

Бу хакта төгәлрәк https://eco. tatarstan. ru/2023-2024.htm. аша белешергә була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9