Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгелек хәзинә алар

Ышаныч һәм мәхәббәткә изге итеп караганга рәхмәт сезгә!

Яшәешнең гасырлардан-гасырларга килгән мәңгелек хәзинәләре бар. Ул мәхәббәт, гаилә иминлеге, ата-анага хөрмәт, дуслык, туганлык, балалар. Һәркем үзенең өлешенә тигән көмешен — тиң ярын табып, бербөтен булып яшәгәндә генә бәхетле була.

Ел да 2008 елдан бирле 8 июль көнне бар табигать чәчәк атып, җиләкләр өлгерә башлаган вакытта, кояш та бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм — Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә.

Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруны оештыру комитеты «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дип аталган медаль булдырды. Медаль турындагы нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугърылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә. Быел бу медальга Түнтәр авылында яшәүче, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучылар династиясе гаиләсе Роберт һәм Анна Сөләймановлар лаек булды.

Сөләйманов Роберт Габделхәй улы 1940 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Балтач районы Кариле авылында укытучы гаиләсендә туа. Әтисе Кариле башлангыч мәктәбе мөдире-укытучысы була, әнисе колхозда эшли. 1969 елда институтны бетерә, татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәре укытучысы белгечлеге ала. Балтач районының Кенә урта мәктәбенә эшкә билгеләнә. Ул мәктәптә 1978 елга кадәр һәм шуннан соң Карадуганда урта мәктәп ачылгач, шунда күчеп, эшен дәвам итә. 1988 елдан Түнтәр урта мәктәбендә башлый.

Хатыны Анна Илья кызы да укытучы, Анна Ильинична гомер буе балаларга математика фәненнән белем бирә. Укучылары бу фәннән төпле белем күрсәтеп, куелган билгеләрен һәрчак аклап киләләр, олимпиадаларда катнашып күп тапкырлар район һәм республика күләмендә призлы урыннар яулыйлар. Үзен, төпле белемле укытучы буларак, районда медалистларның математикадан чыгарылыш имтиханы эшләрен тикшерүче итеп тә билгелиләр. Эшләү дәверендә күп тапкырлар район һәм республиканың мактау кәгазьләре, грамоталарына лаек була.

Ике кыз үстерәләр, икесе дә югары белемле. Кызлары һәм кияүләре Түнтәр урта мәктәбе укытучылары. Сөләйманов Роберт «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була, 2001 елны лаеклы ялга китә.

Безнең Балтач районыбызда пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр бик күп. Менә бүген дә районыбызның иң хөрмәтле кешеләре булган, 50 ел бергә кулга-кул тотынып, уйны уйга ялгап, киңәш- табыш итеп яшәгән гаиләләрне бәрәмебез түрендә күрүебезгә шатбыз. Районыбызда яшьлек мәхәббәтенә тугрылыклы булып калган, олыгайган көннәрендә дә яшьлек мәхәббәтләрен сүрелдермичә, саклап кала белгән Балтач бистәсендә гомер кичерүче парлар менә алар: Камил —Таскира Галимҗановлар, Ринат -Мавлия Закировлар, Фидаиль -Роза Валеевлар, Илдус-Гульфия Нигматҗановлар, Раис — Флюра Гомәровлар, Фарит — Гульзамина Закировлар, Вагиз — Суфия Тазиевлар, Инсур — Роза Закирҗановлар, Мирзаян-Рузиля Габдуллиннар.

Әйтергә генә ансат булган шушы 50 ел эчендә билгеле инде бар да ал да гөл булмагандыр. Тормышта була торган борчу-мәшәкатьләр дә, шатлык-сөенечләр белән бергә чиратлашып килеп китеп торгандыр. Гаиләдә беренче балалары туу шатлыгыннан күкнең җиденче катында йөргән чаклары да яхшы хәтердәдер. Борчулы, хәсрәтле чакларда күзләрдән тәгәрәгән яшьләр дә онытылмыйдыр. Гаиләдә татулыкны саклап, балаларның hәрберсен олы тормыш юлына чыгару өчен күпме көч, сабырлык кирәк. hәм менә бүген шушы сабырлыкның әҗере булып, дөньяда тигезлек белән балаларыгыздан кадер хөрмәт күреп, авылдашларыгызның, күрше күлән, туган-тумачаның ихтирамын тоеп яшәвегез тора. Сезнең тормыш юлы яшь гаиләләргә, гаилә тормышы алдында торучы яшьләргә үрнәк булсын иде.

Шулай ук бәйрәмебнең олы кунаклары -Борбаш авыл җирлегеннән Гайфетдин һәм Кәдимә Нәбиевлар, Тәнвир-Илсөяр Галимовлар, Карадуган авыл җирлегеннән Ягфар-Рашида Хәйруллиннар, Гаптельфарт-Асия Ибраһимовлар, Куныр авыл җирлегеннән Камиль-Зульхия Ваккасовлар, Герман — Мария Шакаевлар, Григорий-Елизавета Шамратовлар районыбызның мәңгелек хәзинәләре.

Районыбызда нәселләре белән матур итеп яшәүче күркәм, үрнәк гаиләләр күп булуы сөендерә. Шулай ук тормышның ачысын-төчесен бергә татышып, кайгы-хэсрәтләрне дә, шатлыкларны да урталай бүлешеп, тормыш ваклыкларына бирешмичә, башкаларга өлге булырдай Норма, Нөнәгәр авыл җирлеге юбилярлары: Абдулбари -Мадина Хәлимовлар, Хамза-Наиля Гарапшиннар, Агзам — Клара Хадиевлар, Рафагат-Халида Гатауллиннар, Нафик-Минненазима Гайфуллиннар, Равил -Нурия Фатхлисламовлар, Ракип — Савия Шайхутдиновлар, Малик-Асия Накиповлар, Рафик -Дания Гарифуллиннар, Наиль -Раиса Авхадиевлар — алар да районыбыз горурлыгы.

Кабатланмас булып уза тора,
Гомерләрнең гүзәл фасылы,
Кеше туа, кеше гаилә кора,
Энҗе, көмеш, алтын туйлар үтә,
Шулар инде яшәү асылы!

Хөрмәтле Юбилярларыбыз! Сезне тату гаилә корып, бер-берегезгә булган яшьлектәге саф мәхәббәтне hәм вәгъдәләрне саклап, катлаулы hәм сикәлтәле тормыш юлында сабыр булып, гаилә учагыгызны бүгенге көнгә кадәр саклап сүндермичә саклаганыгызга сокланабыз. Сез намус белән хезмәт юлыгызны үтеп, тормышыгызны күркәм эшләр белән үрелдереп баргансыз. Яхшы гаилә-кеше өчен зур бәхет ул. Пыжмара авыл җирлегендә гомер итүче Фаяз — Фарида Кадимовлар, Нургаян -Зульфия Сафиннар гаиләләре, Салавыч авыл җирлегеннән Нурислам—Нурҗиһан Нафиковлар, Мансур -Флера Мәхмүтовлар, Хабибрахман -Фания Борһановлар, Мөбәрак — Миннераиса Фәтхетдиновлар, Сосна авылы җирлегеннән Рифкат -Гөлниса Сабирҗановлар — бәхетле гаиләләр.

Татар халкы борынгыдан гаиләне изге итеп санаган. Әби-бабаларыбыз, бик нык уйлап, бер-берсен санлап, олыларның киңәшләрен тотып, ныклы, таза гаилә коруны максат итеп куйганнар. Шаулатып дөнья көткәннәр, еллар авырлыгына да карамыйча нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфиклы, мәрхәмәтле балалар үстергәннәр, киләчәккә өмет белән караганнар. Һәр мизгелдә бер—берсенә терәк, бер-берсенә кирәк булып, кайгыда да шатлыкта да, җан жылысын тоеп яши белгәннәр. Бүгенге көндә дә тормышның кадерен белеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүче Урта Көшкәт җирлегеннән: Григорий-Зинаида Трофимовларны, Тәлгать -Сафура Йосыповларны, Шеңшеңәр авыл җирлегеннән: Наиль -Рәмзия Мөхәммәтгалиевларны, Зиннәтулла — Гөлсирә Гайфуллиннарны, Шубан авыл җирлегеннән: Александр — Зинаида Никифоровларны, Яңгул авыл җирлегеннән: Фарит — Әлфинур Гилязовларны, Нәкыйп — Рауза Сафиуллиннарны гел бергә күрүебезгә шатбыз.

Әйе, мәхәббәтне кеше хисләренең иң серлесе диләр бит. Никадәр кеше арасыннан бары тик сине магнит кебек үзенә тартып тора һәм, бөтен барлыгы белән урап алып, хис дөньясына култыклап китә. Бу ләззәтле, сихри хисләрне кем генә кичермәгәндә, кем аның утында янманаган. Бәхетле гаиләнең дә нигезендә, мөгаен, шушы мәхәббәт ятадыр. Хөрмәтле райондашлар! Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклый алганга, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның тынычлыгын һәм яхшы кәефен ихтирам итә белгәнгә, йортыгызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәткә изге итеп караганга рәхмәт сезгә! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.

Зөһрә Әхмәтханова, Люция Нигамәтҗанова,
район Загс бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә көне