Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат көне белән! – Түрдәгеләр ни диде?

Газета кирәкме-кирәк түгелме дигән сүз булалмый....

Бүген Матбугат көне! Хөрмәтле ветераннарыбызны, барлык каләмдәшләрне бәйрәм белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, озын гомер, иҗат уңышлары, җан тынычлыгы телибез. Шул уңайдан шәп бер язма, дөресрәге, шәп әңгәмә тәкъдим итәбез.

Матбугат көне уңаеннан бу юлы редакциягә бик тә фикерле, үзенчәлекле кунаклар чакырдык әле. Үзенчәлекле – аларның һәркайсы төрле дәрәҗәдә каләм тибрәтүчеләр, газетабызның, сайтыбызның якын дуслары. Төрле авыллардан, төрле яшьтәгеләрне махсус чакырдык.

Ниятебез газетабызны тагын да укылышлы, кызыклы итү өчен тагын ниләр эшләргә, абунәчеләребезне ничек арттырырга ише сорауларга бергәләп җавап эзләү, бу уңайдан төрле яшьтәгеләрнең уй-фикерләрен белешү, берләштерү иде. “Бер олыны тыңла, бер кечене тыңла,” – диләр бит. Алдан ук шунысын да әйтик, сөйләшү без көткәннән дә кызыклырак, мәгънәлерәк булып чыкты. Танылган шагыйрь Гарифҗан ага Мөхәммәтшин, Карадуган гимназиясенең унберенче сыйныф укучысы, быелгы “Алтын каләм” район конкурсы җиңүчесе Камилә Закирова, Көшкәтбаштан эчтәлекле шигырьләре белән райондашларга билгеле, соңгы вакытта кызыклы язмалары белән “Татарстан яшьләре” газетасында да активлашып киткән Лилия Гарифуллина, үтемле вәгазьләре белән райондашлар хөрмәтен яулаган Балтач үзәк мәчетеннән Рамил хәзрәт Бикбаев, Яңгулдан иҗатка гашыйк Сәлимә Габделхакова... Сөйләшүне бу юлы да баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев башлады.

Вакыйф ЗӘКИЕВ:

– Соңгы вакытта матбугат чараларында эшләүчеләрне борчый да, берләштерә дә торган бер тема бар: газета-журналларны ничек саклап калырга? Килешәсездер: мәгълүмат чаралары күп, конкуренция зур. Көннән-көн киңәя баручы интернет челтәре дә бик күп укучыларыбызны үзенә тарта. Менә минем баш мөхәррир булып эшли башлавыма биш ел, мин эшкә кергәннән бирле газета-журналлар бетә инде ул, дип сөйләшәләр. Хәер, бер чорда радионы, аннан телевидениене язма мәгълүмат чараларын юкка чыгарачак дип санаганнар, бүген аларга алмашка интернет килде. Әмма әле газета-журналлар да шактый күп, алар әле үзара да бер-берсенә конкурент булырга сәләтле. Арада җитдилектән шактый ерак торган, җиңел укылышлы, тормыш хәлләренә генә корылган газеталар бик күп. Алар янәшәсендә рәсми газета-журналларга шактый кыен. Кемнәрдер газета-журналлар хәзер бөтенләй кирәк тә түгел дигән фикердә...

Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН: – Монда “кирәкми” дигән сүз дә, “Кирәкме?” дигән сорау да була алмый. Бик кечкенә вакытым иде. Хәтерлим әле: безнең капка төбендә биш-алты ир-ат сөйләшеп утыра иде. Шул чакта әтинең яшьтәше бригадир Рамазан абзый безнекеләр янына килеп тиз генә күреште дә, китә башлады. Әти гаҗәпләнеп: “Рамазан, нәрсә булды, кая ашыгасың?” – дип сорады. “Гайникамалга кереп чыгармын дигән идем, авылга таратасы берничә хәбәрем бар иде”, – диде ул. Ул чакта да һәрбер авылда хәбәр җыючы-таратучы  берничә кеше булган. Телефоннан сөйләшкәндә дә бит: “Авылда ни хәлләр бар?” – дип башлыйсың. Район газетасы менә шушындый районның бөтен хәбәрен җыючы, туплаучы, таратучы булырга тиеш тә инде. Мин үзем җиде төрле басма алам, иң беренче булып һәрчак “Хезмәт”не укыйм. Әле миннән соң Асия апагыз чиратта көтеп тора... Сүземнең башын “Кирәкме?” дигән сорау бөтенләй булырга тиеш түгел дип башлаган идем. Бүген бу сорау модага кереп китте шикелле. Торалар да бу кирәкме, теге кирәкме, диләр. Хәтерләсәгез, үткән гасыр азагында, үзгәртеп кору елларында “СССР кирәкме?” дигән референдум үткәрелде. Күпчелек  кирәк дип тавыш бирсә дә, “җен” уятылды, берничә ел үтүгә, СССР таркалды да. Бүген дә кайбер мәгълүмат чаралары авыл кирәкме, дин кирәкме, ише мәгънәсез сораулар белән укучылар башын бутый. Миңа калса, алар махсус мәгънә белән куела. Газета турында да сүз аны ничек яхшыртып була, халык күңеленә ничек якын итәргә, ничек абунәчеләр тупларга дигән юнәлештә генә булырга тиеш.

Лилия ГАРИФУЛЛИНА: – Гарифҗан абый бик матур фикерләр әйтте. Димәк, һәр авылда бер Гайникамал табарга кирәк инде. Миңа калса, әле “Хезмәт”тә ничектер район яңалыкларын күрсәтү җитми. Юк димим, яктыртыла ул, әмма ниндидер бер “изюминка” җитми. Бәлки халык арасыннан фикер җиткерүче авыл хәбәрчеләре белән эшне активлаштыру кирәктер?  Авылларда бит бик фикерле кешеләр бар: шаяру катыш дөреслекне әйтеп язылган язмалар да җылы кабул ителә.

Г. М.: – “Хезмәт”кә килгәндә, соңгы елларда газета бик яхшырды. Атнага бер генә чыккач, халык көтеп тора. Мәгълүматның төрлесе бар,  кайчакта бераз кабатланулар да, хаталар да була – камиллекнең чиге юк дисәләр дә, моңа омтылырга кирәк.

Л.Г. – Без, дөрестән дә, тормышыбызны газета-журналлар, китаплардан башка күз алдына китерми торган, укый торган буын. Инде безнең балаларның ук боларга исе китми. “Мин язганнарны гына булса да укыгыз инде дисәм, балалар: “Әни, эчтәлеген генә сөйләп чык инде”, – диләр...

Камилә ЗАКИРОВА: – “Хезмәт” газетасында берничә мәкаләм чыкты да, үземчә тикшерү үткәрәм, яшьтәшләрем укырмы, әйтерләрме дип көтеп йөрим. Бер-ике көн үткәч кенә әйттеләр. Интернетка, “вконтакте”дагы үз битемә куйгач кына күрделәр.

Рамил хәзрәт БИКБАЕВ: – Һәркем үзенә кулай вариантларны сайлый инде: кемдер телефоннан укый, кемгәдер кулына тотып укырга кәгазь варианты кирәк. Гарифҗан абый фикеренә кушылып шуны әйтәсе килә, дөрестән дә, соңгы вакытта газета бик үзгәрде, эчтәлеге баеды. Миңа калса, вак хәбәрләрне күпләп бирү бик отышлы. Әнә, “Җиде көн – җиде хәбәр” дигән тупланмагыз бу уңайдан бик әйбәт идея булды, даими биреп барырга гына кирәк.

Вакыйф Зәкиев белән Гөлсинә Гарипова алып барган әңгәмәнең дәвамы "Хезмәт"газетасының 19 май санында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм