«МДСУ-1» оешмасының эш күләме елдан-ел арта (+фото, видео)
Бу оешма район бюджетын тулыландыручы эре предприятиеләрнең берсе.
Районда гына түгел, башка төбәкләргә чыгып эшләүче «МДСУ-1» оешмасының эш күләме елдан-ел арта. Бу оешма төрле салымнар түләп, район бюджетын тулыландыручы эре предприятиеләрнең берсе. Соңгы елларда оешманың материаль-техник базасы ныгу (узган ел сәгәтенә 160 тонна асфальт-бетон җитештерә ала торган заманча заводның сафка басуы гына ни тора), яңа техникалар белән тулыландыру – болар барысы да зур бурычларны үтәрлек коллектив туп-ланганын күрсәтә. Хәер, бу оешманы 30 ел җитәкләгән, «Ел җитәкчесе-2021» республика иҗтимагый конкурсында җиңү яулаган Рашит Мәгъсүм улы Ильясовның алга карап, киләчәкне күзаллап эшләүче җитәкчеләрнең берсе икәне күпләргә билгеле. Бәйрәм уңаеннан аның белән җитез әңгәмә корып алдык.
– Рашит Мәгъсүмович, районда юллар буенча эшләнгән эшләр безнең күз алдыбызда. Менә икенче ел инде сезнең коллектив М-12 Мәскәү-Түбән Новгород-Казан юлы төзелешендә эшли. Ул эшкә ничек тартылдыгыз?
– Техникаларыбыз куәт-ләнде, белгечләребезнең һәм эшчеләребезнең һөнәри осталыклары артты, технологияләрне җиренә җиткереп башкара алуыбыз – болар барысы да үзебезне җаваплырак, зуррак өлкәдә сынап карау теләге тудырды. М-12 юлына тендерлар үткәрелгәч, безнең оешмага тәкъдимнәр белән чыга башладылар һәм без «Волгодорстрой» оешмасына тукталдык. Үзебезгә йөкләмә итеп, 8 километр озынлыктагы юлны төзү һәм асфальт салу өчен әзерләү бурычын алдык.
– Читтә эшләү өчен коллективны туплау җиңел булмагандыр?
– Җиңел булды, дисәм, дөреслектән качу булыр. Авыл җирлегендә яшәүче бит гаиләсенә, йорт-җиренә нык-лап береккән. Күпләрнең ярдәмче хуҗалыклары бар. Шунлыктан материаль стимул куллану, кызыксындыру беренче планга чыкты. Шөкер, бүген егетләребез М-12 юлында туп-ланып эшлиләр һәм бу урында үз өстенә зур җаваплылык алган минем урынбасарым Дефак Варисович Әүхәдшинга һәм аның эшчеләренә рәхмәтемне җиткерәм.
6 сентябрь көнне, яңгырлар башланганчы, Мәскәү юлының төзелешен үз күзләребез белән күрер өчен без юлга кузгалдык. Тирә-якны күзәтеп, Югары Ослан районына барып җиткән сизелми дә калды. Буага бара торган төп трассадан күтәртелгән юл белән районыбыз юлчылары эшли торган җиргә килеп чыктык. Анда безне юл мастеры, ПТО инженеры Марат Гыйлмуллин каршы алды. Аның белән егетләр эшләгән М-12 юлының һәр җирендә булып, танышып чыктык. «Волгодорстрой» оешмасы тарафыннан безнең төзүчеләргә юлны асфальт салырлык итеп хәзерләп бирү бурычы куелган. Бүгенге көнгә юлчыларыбыз әзерләп биргән 3 километр җиргә инде асфальт түшәлгән. Эш барышында 900 мең кубометр җир казылды, 640 мең кубометр балчык түшәлде, 60 мең кубометр ком кертелеп, 40 мең кубометр вак таш ташып җәелде, көндәлек бу эш күләме артып бара, ди Марат. Юл салу өчен иң башта 50 метр киңлектә кара туфрак алына, 33 метр киңлектә ачылган җиргә яңадан уңдырышсыз балчык салына, аның өстен тигезләп, таптаткач, 30 метр киңлектә ком салына, ул таптатыла һәм 24 метр киңлектә вак таш салына. Вак таш ныклап тапталгач өслек асфальт салу өчен әзер була һәм 20 метр киңлектә асфальт түшәлә, менә шуннан соң икесе бер якка, икесе икенче якка баручы юл полосалары әзер була, дип аңлатты безгә яшь белгеч. Юлдан ага торган яңгыр сулары басуга ага торган булмый, алар өчен махсус юллар ясап, берничә километр юлның суы бер җиргә җыелып, аны чистарту каралган икән. Авыл хуҗалыгы машиналары чыгар өчен биек эстакада-күперләр төзү эшләре дә бара монда.
Озак та үтмәде, безнең янга мондагы эшләрнең җаваплы кешесе Дефак Әүхәдшин кайтып җитте. 2021 елның 31 мартында Рәшит Мәгъсүмович белән кышкы моточаналарны машинага төяп килдек, аннан төп юлдан кар көртләре ера-ера билгеләнгән җиргә җитеп, юлның кайдан узачагын белдек. Апрель башында, өч көннән Балтачтан техникаларны төяп, басуга килеп, булачак юлны кардан чистарту эшенә керештек. Кар тизрәк бетсен өчен язга кадәр үзебезгә беркетелгән өлешне чистартып тордык. Басу юлларыннан йөк ташып булмаганлыктан, үзебезгә үзебез вакытлыча булса да, нык итеп, вак таш салынган, барлык таләпләре үтәлгән керү юлларын төзедек. Башта 20 техника эшләсә, 2022 елдан 40лап техника хезмәт куя, дип белдерде ул. Бүгенге көндә монда 15 «КамАЗ», 4 грейдер, 6 җир тыгызлау өчен каток, 9 экскаватор, 3 төягеч техника, 5 бульдозер, бер су ташу машинасы тупланган. 28 механизатор, 18 шофер, 5 юл эшчесе һәм 4 инженер-техник белгечләр бердәм булып хезмәт куялар. Эш сәгате иртәнге 6дан кичке 6га кадәр сузыла, вак таш яисә ком белән тоткарлык булганда, планны үтәр өчен соңга да калып эшлиләр, ди җитәкче. 3 тапкыр ашату оештырылган, ерак түгел урнашкан Коргуза дигән авылда төпләнгәннәр. Һәркемне мактап телгә алырга була, ди Дефак Варисович. Инженер, мастер егетләребез Алмаз Сабиров, Марат Гыйлмуллин, Радик Гайфуллин, геодезист Игорь Алексеев минем уң кулларым. Шоферларның һәрберсе үз эшләренең остасы, тиздән һөнәри бәйрәмнәре җитә, шул вакытта аларны аерым искә алырбыз, ди ул. Даими монда хезмәт куючылар бульдозерда эшләүче Римнур Әглиуллин, Михаил Плотников, экскаваторчы Илнур Вафин, Ранил Маннанов, Николай Плотников, грейдерчы Шамил Мөхәрләмов, Әнис Габделхаков, катокта эшләүче Вениамин Васильев, Раил Хәйруллин, геодезист ярдәмчеләре Илшат Нәкыйпов, Рафил Баһаветдинов, кыскасы һәрбер механизатор, шофер һәм эшче мактауга лаек икәнен җитәкче ассызыклап узды. Форсаттан файдаланып, газета аша барлык юл төзүчеләрне ихластан һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, гаиләләренә түземлелек телим, дип теләкләрен җиткерде Дефак Әүхәдшин.
«МДСУ-1» оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясов белән башлаган әңгәмәбезне йомгаклап, аның теләкләрен җиткерәбез:
– Иң элек коллективның һәрбер кешесенә, гомумән, район юл төзүчеләренә, ветераннарга сәламәтлек теләр идем. Без районнан читтә зур күләмдә эшләр башкарабыз, шул ук вакытта үзебездәге юлларны бар кеше канәгать булырлык итеп асфальтлап, тиешенчә тота алмау күңелне борчый. Программалар аша җитәрлек финанс бүленсә, без, юл төзүчеләрнең йөзенә кызыллык китерми торган итеп юлларыбызны тәртиптә тотарга әзер. Илебез имин булып, безгә һәрвакыт төзергә мөмкинлек булсын иде. Эшебез булса, заманча техника һәм җиһазлар алырга, югары хезмәт хакы түләргә мөмкинлек булачак. Бәйрәм көнебездә һәркемгә бәхет, гаилә тигезлеге һәм тагын бер кат сәламәтлек телим!
Фото, видео: "МДСУ-1" оешмасы директоры Рашит Ильясовның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев