Иген игүгә бар гомерен багышлаган Җир улының үземә сорау биргәне бар - синең туфракка ятып, җир-ананың йөрәк тибешен тыңлаганың бармы?" Күпмедер лирикага тартым бу сорауга ни дип җавап бирсәң дә сәер кебек тоелды, җирнең йөрәге бармыни аның, янәсе. "Ә менә минем тыңлаганым бар, - диде ул барыбер уңай җавап булмаячагына...
- Караучысыз калган җирнең йөрәге үләргә җитеп, өзек-өзек кенә ишетелә, ә эшкәртелгән, уңдырышлы җирнеке яшим һәм сезне дә яшәтәм әле дип тибә". Бу агроном кеше белән булган сөйләшү.
Шуннан күп тә үтми шагырь Г. Мөхәммәтшинның шигырьләр китабы дөнья күрде, укыйм һәм хәйран калам - Җирнең дә бит йөрәге бар аның, җир йөрәге бәлки игенчедә....бер урынына бәлки меңне тибә". Җир йөрәге дигәннәре агрономның үз йөрәк тибеше булган ләбаса, дип, үзалдыма ачыш ясыйм, һәм "Кама" авыл хуҗалыгы җәмгыяте рәисе Рәкыйп Нәҗиповның 50 яшьлек юбилее уңаеннан гомер юллары аша хезмәт елларын барлаганда, аңарда да нәкъ тә шундый йөрәктер дигән фикергә киләм.
Илдә үзгәрешләр җиле сизелә башлаган туксанынчы еллар башы. Борнак авылының Миңсылу белән Нәкыйп Нәҗиповлар гаиләсендә алты баланың бишенчесе Рәкыйп тә югары уку йортын тәмамлап, агроном булды, кулына диплом алды. Туган колхозының стипендиаты булса да, авылда эш юк. Рәхимов белән Алга колхозын тәкъдим итәләр, аларга агрономнар кирәк икән. Борнак кайда да, Шубан, Кенә кайда... Егет өчен бөтенләй кире як. Нишләмәк кирәк, эшсез яту алар нәселенә хас түгел, аннан соң, өйләнгән кеше дә бит, гаиләне дә алып барырга кирәк.
Егет "Алга" колхозын сайлый, ул чактагы рәис Сәүбән Гафиуллович белән әйбәт кенә эшләп китәләр. Фәләхетдин (мәрхүм инде) белән Камил абзыйлар остазлары була. Бер елдан рәис алышына - җитәкчелеккә Раиф Гыйльмуллин килә. Шушы колхозда Җирнең чын хуҗасы булганлыгы аның намуслы, тырыш хезмәтендә чагылыш тапса, ел саен район сәхнәсенә чакырылып, алдынгылар рәтендә бүләкләнүе җитәкче белән аңлашып, җәмгыятьнең өметләрен аклап хезмәт итү нәтиҗәсе.
Теш табибы һөнәрен үзләштергән хәләл җефете Вәзирә Шубанда җирле халыкка хезмәт күрсәтә, тешләр дәвалый. Ул чакта "Алга" кооперативы агрономының булдыклылыгын исәпкә алып, Рәкыйп Нәкыйповичны соңгы елларда әллә ни мактанырлыгы булмаган "Кама" кооперативына рәис итеп билгелиләр. Йокысыз төннәр, борчулы көннәр... Төнге сәгать икедә уянып, басуларны әйләнү, колхоз объектларында булу... баштагы елларның дүрт фасылы да әнә шулай уза. Көн-төн чабулар бушка булмый, "Кама" әкренләп аякка баса - бурычлар кими, хезмәт хаклары җайлана.
"Рәхмәт "Кама" хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, - ди Рәкыйп әфәнде. - Аңладылар, хәлгә керделәр, башта салымнарны түлик, пенсионныйга булган бурычларны каплыйк дидек, түзделәр, тавышланып йөрмәделәр. Бергә-бергә ул авырлыкларны җиңеп чыктык. "Инде хәзер , Аллага шөкер диярлек, җәмгыятьнең бер генә инстанциягә дә бурычы юк, хәтта ки дәүләткә дә бурычлы түгел, лизинг та алмый, кредитка да батмый. Булганын кадерләп саклап, какшаганын ныгытып, барына канәгать булып яшиләр һәм эшлиләр.
Рәкыйп әфәнденең биредә рәислек итә башлавына 13 ел була икән. Кызык, "Алга" да уңышлы унөч ел, һәм "Кама"да данлы 13 ел! Б ухикмәтле сан килешкән кешегә генә килешә, диләр. Бу очракта Рәкыйп әфәнде кебек принципаль, эшне оештыра белгән, гуманлы, дипмломат җитәкчеләргә бар да килешә дияргә кала, бары тырышлык кына кирәк. Хәзер инде рәис таңнан торып басуларны тыныч күңел белән иңли, куана-куана төзелеш объектларында була, ә биредә алар аз түгел, төзелешкә генә дә ел саен 8-12 миллион сум акча тотыла. Шушы эшләгән еллар эчендә, бер кат аякка баскач, ел да бер ферма салдылар, сенаж-силос траншеялары булдырдылар, әле менә Сәрдектә дуңгыз фермасын, гараж ремонтладылар, Әтнәдә яңа ферма бинасы калыкты...
Җәмгыять рәисенә элек-электән өметле караш яшәп килә - нишләсәң дә аның янына барыла, Рәкыйп әфәндегә дә җирлектә мөрәҗәгать итүчеләр күп, көченнән килгәнчә булыша, мәктәпнең спортзалын ремонтлауны үз өсләренә алдылар. Үз тырышлыклары белән күтәрелгәч, акчаларны санап яшәү ягында алар, үзләре үк, сыер имчәгеннән төшкән һәр сөт тамчысын тиенгә әйләндереп яшибез, диләр. Биредә система шундый - игенчелектә башкарылган эшләр терлекчелек аша акча кертә.
Инде игенчелектә кыр эшләре төгәлләнде, игеннәрнең һәр гектареннан 46 центнердан артык уңыш алганнар,соңгы елларда сортларны яңарту, яшәртү, үзгәртү өстендә нык эшләнелгән, агу-химикатларны да бары тик бары бер урыннан гына алу уңай нәтиҗә бирә, туңга сөрүне үз вакытында төгәлләгәннәр (агроном кеше белә, җирне көзен күпме иртәрәк сөрсәң, киләсе ел уңышы шулкадәр яхшырак була), бәрәңгене табышлы тармак түгел дип 3 ел утыртмаганнар иде, быел 18 гектарда үстереп караганнар, зарланмыйлар үзе, гомумән, "Кама" бүгенге көндә гаять тә бәрәкәтле тормыш алып бара.
Хуҗалыкта барлыгы 135 кеше, һәммәсенең дә җаен-көен табарга тырыша җитәкче, аңлашып, бер фикергә килеп эшләүгә җитми, кырыслык юньлегә илтми, ди. Шул ук вакытта рәислек итә башлаган тәүге көннәре исенә төшсә, тәннәре чымырдап куя, көч-куәт булган да икән үземдә, хәзерге вакыт булса, ул чактагы кебек эшләп булмас иде, дип хәйраннар кала. Нигә аптырарга, 50 яшькә аяк басканда юкка яшәлмәгән, тормыш бушка узмаган дип сокланырга гына кирәк! Ил белән кичергән авыр еллардан соң колхоз кадәр колхозны аякка бастыру уен эш түгел лә! Аннан соң үзеңә кадәр җитәкчелек иткән рәисләрнең эш традицияләрен юкка чыгармыйча барлап яшәү дә яхшы гамәл.
Гомер үзнекен итә, бер-берсе өчен өзелеп яшәгән гаиләдә балалар да үсеп җитә. Кеше арасында Рәкыйп хатынын бик кадерли дигәнгә, Рәкыйп абый, миңа калса, Вәзирә мине үзе бик нык хөрмәт итә, кадерли, ди. Бер-береңә карата тугрылык, гармонияле тормыш, ихлас ярату - Нәҗиповлар гаиләсен гомерлеккә бәхетле иткән күркәм гадәт-сыйфаттыр.
Кызлары Ләйлә районыбызга гына түгел, Татарстанда танылган көрәшче Ринат Хәйретдиновның хәләл җефете. Икенче кызлары Гүзәл икътисадчы-менеджер, төпчекләре - уллары Рүзәл Казан Авыл хуҗалыгы академиясенең 4 курсында укый. Өчесен дә практика вапкытларында авылга кайтартып эшләттем, - ди Рәкыйп әфәнде. - Кыз баланың язмышын хәл итеп булмый, ул инде башка оя кошчыгы, ә менә улыбызда өмет бар".
Рәкыйп абыйның инде мәрхүм булган әти-әнисе заманында Борнактагы кошчылык фермасын әйдәп барган шәхесләр. Шуңа да язмамның герое "йомырка арасында тәгәрәшеп, кечкенәдән үк эшләп үскән балалар без", ди абый-апаларының, энесенең уңганлыгын-булганлыгын күздә тотып. Олы абыйсы Тәбрис "Борнак" җәмгыятендә баш инженер, икенчесе Рәис үзе янәшәсендә, "Кама"да баш зоотехник, Гөлйөзем апасы икътисадчы, энесе Рәфхәт "Борнак" җәмгыяте рәисе, Миңниса апасы гына мәрхүмә булды.
Әти-әни балалаларын авыл җирлегенә яраклы белгечләр булсын дип укыткан, хәер-догасын биргән. Әнә шул изге догалар (Нәкыйп аганың авыл мулласы булуын да искәртсәк) Рәкыйп әфәнденең тормышының, хезмәтенең күркәмлегендә чагылыш таба да инде. Без исә ул күркәмлекләр гомерлек булсын да, хезмәт юлларыгызны яңадан-яңа үрләр бизәсен, гаиләгезне Аллаһы Тәгалә тигезлектән, сәламәтлектән, шатлык-куанычтан аермасын иде, дигән теләктә калабыз.
Нет комментариев