Аны җиргә җылы, йомшак язлар алып килгән. Шуңадырмы, аның яшәвеннән, кылган гамәлләреннән яктылык, җылылык бөркелеп торды.
Сүзебез Таузар егете Илфат Җәләлетдин улы Әхмәтов турында. Аны белүче һәркем алтын куллы, кешеләргә игелек, мәрхәмәт өләшүче зыялы итеп кенә искә төшерә.
«Юк» дигән сүзне ул, гомумән, белмәде. Андый кешеләрне Ходай меңгә берне генә яратадыр да, гомерне өстәргә онытадыр. Әллә җиргә менә шулай яшәргә кирәк дип, күрсәтергә генә китереп аламы? Аның үлеме безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды.
Киләчәктә күпме планнар корып, йөгереп эшләп йөргән җирдән китеп барды ул, дөресрәге, якты йолдыз булып бер мизгелдә атылды. Балаларының, хатыны, уганнарының иң газиз кешесе иде. Гаиләдә үтә сабыр, эшчән, төпле фикерле ир, әти булды. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге-мәңге яшәр.
Гаиләбезгә килгән авыр кайгыны уртаклашучылар бик күп булды. Аны ихтирам итүче авылдашлар, райондашлар гына түгел, республикадан читтә яшәгән дуслары да килде. Чөнки ул үз кулы белән кылган изге гамәлләре белән Россиянең күп төбәкләрендә танылган шәхес.
Авыр кайгыбызны чын күңелдән уртаклашкан, ярдәм күрсәткән һәркайсыгызга туганнары, хатыны, балалары исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Берегезгә дә мондый ачы хәсрәтне вакытсыз күрергә язмасын.
Тормыш иптәше Раилә,
балалары, туганнары.
Таузар авылы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев