Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөмкинлеге чикле дип түгел, ә эшкә сәләтле дип карарга кирәк

Районда "Инвалидлар декадасы" бара. Ункөнлек дәвамында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту һәм аларның яшәү шартларын яхшырту йөзеннән, әһәмиятле очрашулар, мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла.

Аларны эшкә урнаштыру көнүзәк мәсьәлә булып кала бирә. Район мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, үзәктә уртача 30га якын мөмкинлеге чикле граждан исәпләнә. Ел дәвамында 12 кешене эшле итә алдык. Нигездә, сәүдә тармагында сатучы, автомобиль ремонты эшләрен башкаручы, медицина тармагында санитарка кебек эш урыннары тәкъдим ителде. Өстәмә һөнәр үзләштерү буенча курслар да үз нәтиҗәсен бирә. Мәсәлән, быел бер хатын-кыз пешекче белгечлеге алып, эшкә урнашты.
Шушы темага үткәрелгән видеобрифингта да Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова физик мөмкинлеге чикле гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә аерым тукталды. "Инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр һәм аларны алмаштыручы затлар эш урыннарында кыскартылуларга дучар булырга тиеш түгел. Алар тормыш алып бару өчен тырышалар. Шәһәр һәм район үзәкләрендә коляскалы туташ-ханымнар өчен утырып эшли торган тегү, киемнәрне төзәтү, бизәү, маникюр ясау кебек хезмәт күрсәтү төрләре буенча эш урыннары булдыруны сораучылар бар", дип искәртеп үтте министр. Мөмкинлекләре чикле гражданнарның да тулы канлы тормыш белән яшәргә хаклары бар. Үзләрен җәмгыятькә кирәкле шәхесләр итеп тою, халык арасында булу аларга стимул бирә.

Фото: http://blogg51.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250