Бүген ел да була торган олы форум - укытучыларның август киңәшмәсе. Сез үткән елдагы укыту-тәрбия өлкәсендәге эшләрегезгә анализ ясап, яңа уку елына бурычлар аласыз. Сезнең форумда бергә җыелып сөйләшүегез, эштә туплаган тәҗрибәләрегезне узара уртаклашуыгыз алдагы уку елында матур күрсәткечләргә ирешүгә алшарт булып тора.
Республика август киңәшмәсендә күтәрелгән «Татарстан: инновацион төбәк үсеше» проблемасы сезнең алга зур бурычлар йөкли. Бу хакта бүгенге форумда да зур сөйләшү булыр. Яңа уку елын тулы әзерлек белән каршы алуыбыз да куандыра.
Район ярдәме, мәгариф хезмәткәрләре һәм әти-әниләр көче белән мәгариф учреждениеләренең барысы да төзекләндерелде, алар балаларны кабул итәргә әзер.
Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Сезне бүгенге форум белән чын күңелдән тәбриклим. Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, хезмәтегездә зур уңышлар телим.
Рамил НОТФУЛЛИН муниципаль район башлыгы
Фото: http://komitet-school.ru/173-avgustovskaya-pedagogicheskaya-konferenciya.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев