Нигә чирлисең, авылым?
Күптән түгел генә без авылларда үз-үзенә кул салучыларның күп булуы турында чаң каккан идек. Безнең милләт өчен авыл аерым бер әһәмияткә ия, чөнки милләтнең генетик коды нигездә шунда сакланды, әдәп-әхлак төшенчәләре дә шунда ныграк иде.
Катнаш никахларның юк дәрәҗәсендә аз булуы, белем һәм тәрбия бирүнең милли телдә алып барылуы озак вакытлар буе авылларның татарлык сакланып калучы оазис хәлендә яшәвенә китерде. XXI гасырның мәгълүмати технологияләре шәһәр белән авыл арасындагы күренмәс чикне юып ташлады. Авыл рухи яктан ассимиляцияләнә генә түгел, физик яктан да юкка чыгу стадиясенә якынлашты. Экологик вәзгыятьнең шәһәрдәгедән уңайрак булуы объектив рәвештә авыл тән сәламәтлеге ягыннан булса да отарга, чирләмәскә тиеш дигән фикерләргә этәрә. Ни дисәң дә, хәзер авыл кешесе дә моннан егерме-егерме биш еллар тирәсе элеккегә караганда авыр физик хезмәт белән ватылмыйча яши башлады, үз кадерен үзе белергә өйрәнә төсле тоела. Шулай булгач, чирләр аны әйләнебрәк үтәргә, тормышын авыл белән бәйләгәннәр озаграк яшәргә тиеш дигән нәтиҗә үзеннән-үзе сорала. Тик статистикага күз салсак, саланың бу юнәлештә дә бик нык оттыруын күрәсең һәм таң каласың.
Объективрак булу өчен, без эш яшендәге кешеләрнең төрле чирләрдән үлү саннарын чагыштырып карарга булдык. Быелның беренче өч кварталы мәгълүматлары билгеле инде. Республика буенча эш яшендәге һәр йөз мең кешенең 412се төрле сәбәпләрдән дөнья белән бәхилләшкән. Зур шәһәрләр булган Казанда бу күрсәткеч – 324,8, Чаллыда – 357,8. Бары тик ике авыл районы – Балтач белән Арча гына хәлнең уңайрак булуы ягыннан зур шәһәрләргә көндәшлек итә алалар. Балтачта быел эш яшендәге кешеләр яшәүчәнлек үрнәге күрсәткәннәр, аларга туры килә торган үлем индексы – 286. Арчада – 337,9. Тәтеш районы яшьләрнең кырылуын рекордлы дәрәҗәгә җиткергән, эш яшендәге йөз мең кешегә 720,8 үлем теркәлгән инде. Ассызыклыйк: сүз пенсия яшенә килеп җитмәүчеләр турында гына бара. Тәтешлеләр кан әйләнәше системасы чирләреннән күбрәк кырылганнар. Йөз мең кешенең 259ын шул чир алып киткән. Чагыштырыгыз: республиканың бу күрсәткече – 142, Казанныкы – 116,2, Балтачныкы – 105,8. 2012-2013 елларда бу төр чирләрдә лидерлыкны Яңа Чишмә районы тоткан булган, саннары 321,3кә һәм 283,6га тигез. Тәтешлеләр миокард инфаркты һәм инсульт буенча да республиканың уртача күрсәткечен күпкә уздырганнар. Инсульт коэффициенты республикада 20,5 булса, Тәтештә 2,74 тапкыр югарырак. Бу районда табиблар бармы? Булса, баш табибны келәмгә чакырырга вакыт җиткән. Әнә бит Биектау районында инсульттан үлүчеләр саны йөз меңгә 4,8 генә, Сабада – 7,9; Мөслимдә берәү дә юк. Дөрес, Тәтештә дә үткән елның шул чорында баш миенә кан савып үлүчеләр берәү дә булмаган.
Яшьләрнең күпләп үлүе Баулы районында (индекс 693,2гә тигез), Чистайда (647,1); Ютазыда (641,4), Бөгелмәдә (620,8); Кама Тамагында (612,2); Яңа Чишмәдә (603,2) күзәтелә. Бу районнарның барысында да диярлек үлем очраклары үткән елгыдан күпкә артып киткән. Узган елның шул чорында, мәсәлән, Тәтеш күрсәткече 461,3 булган; Чистайныкы – 425,4 кенә. Балтач белән чагыштырганда 2,42 тапкыр кискенрәк темплар белән эш яшендәге кешеләрнең кырылуының сәбәпләре нидә, Тәтеш районында бу хакта уйланалармы икән? 34 районда яшьләрнең үлем күрсәткечләре республиканың уртача күрсәткечен күпкә узып китә. Бу саннар, билгеле, бик җитди анализ таләп итә.
Статистика ни өчендер яман шештән үлүчеләрне тышкы сәбәпләрдән һәлак булуга тиңләп, үз-үзенә кул салучылар һәм юл-транспорт фаҗигасе корбаннары белән бер таблицага куйган. “Новообразование” дип аталган бу куркыныч чир статистикасы да авыл районнары файдасына түгел. Зур шәһәрләрдән бу чир коэффициенты Чаллыда – 51,2; Казанда – 56,4; Түбән Камада – 57,2 булса; Спас районында – 141 (Чаллыдан 2,75 тапкыр югары), Тәтештә 135,1 (үткән елның шул чорында – 142,8); Теләчедә – 117,9; Яңа Чишмәдә – 109,7; Мамадышта – 114,3; Кама Тамагында – 115,8. Республиканың 68гә тигез булган уртача күрсәткечен бик күпкә узып китә бит авыл районнары. Эш экологиядә түгел, димәк, биредә, экологик яктан авыр хәлдәге Менделеевск районында яман шеш күрсәткече республиканыкыннан байтакка түбән – 53,8.
Автомобильләр тыгызлыгы ягыннан шәһәрләрдән күпкә калыша торган авыл районнарында юл-транспорт фаҗигаләренең күбрәк корбаннар соравы да гаҗәпләндерә. Быелның 9 аенда республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә уртача йөз мең кешегә уртача 11,9 корбан теркәлсә, Әгерҗе районының бу күңелсез күрсәткече – 36,5 (үткән елның шул чорында – 28,6); Баулыда – 36,1 (21,3); Буада – 33,5 (5,8); Яңа Чишмәдә – 54,8 (ел рекорды, үткән елгы сан да аз түгел – 35,8); Теләчедә – 50,5 (33,4); Чирмешәндә – 50,2 (24,7). Бөкеләрдән һәм машина күплегеннән интегүче Казанда бу санның быел – 6,8, үткән ел 9,6 булуын искә алсак, авылның фаҗигале рәвештә үлемгә йөз тотуының сәбәпләрен аңлап та, аңлатып та булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев