Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Норма мәдәният йортында "Гомерем бер мизгел" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды

2 октябрь көнне, Норма мәдәният йортында "Гомерем бер мизгел" дип исемләнгән өлкәннәр өчен бәйрәм концерты һәм чәй табыны оештырылды. Мәдәният йорты һәм китапханә белән оештырылган бу бәйрәм үзгә бер матурлык белән алып барылды.

Бәйрәмнең беренче өлешендә мәктәп укучылары концерт куйса, дәвамын өлкәннәр уз кулларына алып, рәхәтләнеп җырлап, изге теләкләрен әйтеп, мәдәният йортын шау-гөр иттеләр. Аеруча, Зөлхәбирә, Зелера, Мәгьфүрә апаларның җырлаулары бәйрәмебездә катнашкан һәр өлкән абый-апаларның күңелләрендә җылы хисләр калдырды. Өч сәгать дәвамында барган бәйрәмнән өлкәннәребез бик шат булып таралыштылар.
Лилия Шәйхетдинова, Зилә Шәрипова,
Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9