Норманың куркыныч зонага кергән объектларының киләчәге ни хәлдә (+фото)
Бүген Норма урта мәктәбе базасында җирлекнең генераль планын кабул итү буенча гамәви тыңлаулар узды.
18 авыл җирлеге арасында нормалылар беренчеләрдән булып үзләренең генпланын булдырды. Һәм әлеге эшнең нечкәлекләре белән җирлек халкын проектны эшләүчеләрнең берсе булган Казаннан килгән вәкил Владимир Ваисович Нургалиев таныштырды.
Тыңлауларга килүчеләр Балтач юлы өстендәге берничә обектның куркыныч зонага керүе, аларның киләчәге ничек хәл ителүе турында кызыксынды. Яңа микрорайоннар өчен җир бүлгәндә уен мәйданчыклары, мәктәп-бакча, мәчет төзелешенә дә игътибар итү соралды.
Әлеге сорауларның барысына да урында ук төгәл җавап алынмаса да, яңа микрорайон төзелешенә кагалышлысы эш процессында искә алыначак, дип ышандырды Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Рамазанов. Балтач ягындагы куркыныч зонага кергән объект һәм җир биләмәләре хакында Владимир Ваисович:
- Әлеге мәсьәләне без хәл итмибез, анысы район җитәкчелеге тарафыннан хәл ителә торган сорау, - дип җавап кайтарды.
Гамәви тыңлауларда катнашучылар бертавыштан проектны кабул итәргә ризалык белдерде. Ә инде үзгәрегшләр булган очракта проектлау планы төзелеп, генпланга төзәтмәләр кертеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев