Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Портларда бәйрәмнәр уза, зур шәһәрләрдә корабльләр парады оештырыла

Тик, быел күңелдә моңсулык бар...

Июль аеның соңгы якшәмбесе – Хәрби диңгез флоты көне, аны хәрби моряклар һәм офицерлар гына бәйрәм итми, ә бөтен илебез белән билгеләп үтәбез. 2006 елдан, Рәсәй Президенты фәрманы нигезендә – июль аеның соңгы якшәмбесе – Хәрби диңгез флоты көне дип тәгаенләнде. Ә болай ул 80 ел элек бөек совет флотчысы Николай Кузнецов тәкъдиме белән үткәрелә башлый. Николай Кузнецов бу идеясе белән флотка игътибарны арттырырга һәм әлеге хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрергә тели. Һөнәри бәйрәм 24 июль көненә билгеләнә. Шундый легенда да йөри, имеш 24 июль – Николай Кузнецовның туган көне, Иосиф Сталин бәйрәмне үзе шушы көнгә куйдырткан, шул рәвешчә ул офицерның хезмәтләрен зурлаган. Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан илнең барлык портларында да бәйрәмнәр уза, зур шәһәрләрдә корабльләр парады оештырыла. Безнең район да бу бәйрәмнән бер генә ел да читтә калмый. Быел да үтәчәк, быел да диңгезчеләребез флаг күтәрәчәк, хәрбиләрчә сәлам бирәчәк. Тик, быел күңелдә моңсулык бар, чөнки диңгезчеләребез рәтендә бәйрәмнең үзгә бер бизәге булган капитан Павлов Андрей Петрович булмаячак, – ямьле җәйләрдә ул якты дөньяларны калдырып, бакыйлыкка күчте. Студент елларында редакциябездә гамәли тәҗрибә узган иҗади җанлы райондашыбыз Миләүшә Гафурованың җылы язмасын газета укучыларыбыз игътибарына кабатлап бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби-диңгез флоты көне