Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Прокуратура законлылык гаранты булып хезмәт итә

Район прокуратурасы тарафыннан үткән ел дәвамында халыктан кергән 216 мөрәҗәгать каралып, шуның 48е нигезле дип табылып, гариза бирүчеләр файдасына уңай хәл ителде

Әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең төп бурычлары — Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган законнарны үтәү һәм шулар арасында алар өчен иң мөһиме булып, гражданнарның хокукларын саклау тора. Алар тарафыннан хезмәт хакларын вакытында түләтүне тәэмин итү буенча күп эшләр башкарыла, «соры» хезмәт базарын легальләштерү юнәлешендә һәм башкалар буенча да саллы гына эшләр алып барыла.

Прокуратура хезмәте оешуга бәйле тарихка күз салсак, 1722 елның 12 гыйнварында Петр патша указы белән Сенат каршында обер-прокурор посты кертелә. Шуннан башлап Россиядә прокуратура институты барлыкка килә һәм тизлек белән үсә башлый. Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Борис Ельцин Указы нигезендә 1996 елдан бирле билгеләп үтә.

Ил прокуратурасы тарихында реформалар һәм тетрәүләр аз булмаган, әмма бер кыйммәт үзгәрешсез калган — аның асылында һәрвакыт югары әхлакый сыйфатларга ия булган профессионаллар торган һәм тора.

Балтач районы прокуратурасы барлыкка килү 1930 елда Балтач районы оешуга барып тоташа. Халык күңеленә авторитетлы һәм тырыш җитәкче булып, 1961-1971нче елларда район прокуроры булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Республикасының атказанган юристы Гали Гәрәй улы Гәрәев кереп калган. Аннан соңгы елларда район прокуратурасын Андрей Солнцев, Әнвәр Мазитов, Йофар Шәйхетдинов, Илшат Фәхретдинов, Фидәил Бәшәров, Ринат Латыпов, Зөфәр Абитов, Айрат Низамиев җитәкләделәр. 

Бүгенге көндә район прокуратурасында прокурор Илдар Гайнуллин җитәкчелегендә 5 хезмәткәр — урынбасар Динар Низамов, ярдәмче Гөлнара Галиуллина, өлкән белгеч Флеза Закирова, иҗтимагый ярдәмче Лилия Вафина, машина йөртүче Ранил Заһретдинов уртак тел табып эшлиләр.

— Илдар Гомәрович, 2023 елга нәтиҗә ясап, башкарылган эшләр турында сөйләп китегезче?

—Район прокуратурасының 2023 елдагы эшчәнлегенә килгәндә, прокуратура күзәтчелек эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә мәгълүм эш алып барды. Закон таләпләрен үтәмәүнең 597 очрагы ачыкланып, 168 вазифаи зат — дисцип-линар, 12 җитәкче административ җаваплылыкка тартылды. Закон бозуларның күпчелеге — 413е гражданнарның ирекләрен һәм хокук-ларын саклау өлкәсенә туры килә. Хезмәтне сакламауның — 15, вакытында эш хаклары бирмәүнең 167 закон бозу очрагы ачыкланып, эш бирүчеләргә кисәтү ясалды. Гражданнарның торакка булган хокукларын бозуларның 15 факты ачылды. Алар барысы да кеше мәнфәгатен кайгыртуга тиешле игътибар җитмәве турында сөйли. Балигъ булмаганнарның хокуклары өлкәсендә закон таләпләрен санга сукмауның — 131, икътисад өлкәсендә — 132, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан файдалану белән бәйле 25 кыңгыр эш фаш ителде.

— Гражданнарның мәнфәгатьләрен саклау һәм яклау юнәлешендә саллы гына эшләр алып барасыз. Райондашларыбыз прокуратурага еш мөрәҗәгать итәме?

— Дәүләтнең мөһим органы буларак, прокуратура менә инде өч гасыр дәвамында гражданнарның иреге һәм конституцион хокуклары, дәүләт һәм иҗтимагый мәнфәгатьләре сагында тора. Бу елларда прокуратура иң егәрлекле хокук саклау потенциалына әверелде.
Кеше прокуратура органнарына теләсә нинди проблема белән мөрәҗәгать итә ала һәм прокурор халык өчен ачык булырга тиеш. Район прокуратурасы тарафыннан үткән ел дәвамында халыктан кергән 216 мөрәҗәгать каралып, шуның 48е нигезле дип табылып, гариза бирүчеләр файдасына уңай хәл ителде.

Шулай ук без үзебезнең эшчәнлегебезне җирле үзидарә органнары белән дә тыгыз элемтәдә алып барабыз. Мондый ысул экстремистик эшчәнлеккә, террорчылыкка каршы көрәштә законнар үтәлеше өстеннән күзәтчелекне көчәйтергә, радикаль агымнарга киртә куюга игътибарны юнәлтергә ярдәм итә.

Җинаятьчелеккә каршы көрәштә дә координацияле гамәлләр аеруча мөһим роль уйный. Миграция эшчәнлегендә күзәтчелекне арттыру, гражданнарның конституция хокуклары үтәлеше кебек өстенлекле бурычлар да прокуратураның даими күз уңында тора. 

Торак-коммуналь өлкәгә бәйле шикаятьләр дә күп килеп ирешә. Коммуналь хезмәтләрне сыйфатлы һәм өзлексез күрсәтүне, финанс чараларының максатчан сарыф ителүен тәэмин итү мөһим эш булып тора.

— Илдар Гомәрович, сезне, сез җитәкләгән коллективны һәм прокуратура тармагында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлап, зур җаваплылык сорый торган эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек теләп калабыз.

— Бик зур рәхмәт. Мин дә хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарыбызны чын күңелдән Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Көндәлек хезмәтегез белән сез законлылыкны ныгытуны һәм хокук тәртибен саклауны тәэмин итәсез, җинаятьчелекне кисәтү белән шөгыльләнәсез, коррупциягә каршы көрәшәсез, тормышның барлык өлкәләрендә дә җитди күзәтчелек эшләре алып барасыз.

Барыгызга да нык сәламәтлек, гаиләлә-регезгә иминлек, бәхет һәм эшегездә уңышлар теләп калам.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев