Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Пушкин картасы”на - 5 мең сум

“Пушкин картасы”н алучы 14-22 яшьтәге егет-кызлар быел 1 сентябрьдән дәүләт хисабына музейларга, театр һәм башка мәдәни учакларга йөри башлады.

Картага барлыгы 3000 сум салынды. Киләсе елда аны инде 5000 сумга җиткерү ниятләнә. Ул яшьләр арасында мәдәниятне популярлаштыру максатында гамәлгә кертелде.

“Пушкин картасы”н алу өчен “Госуслуги.Культура” мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк. Виртуаль карта бу. Әмма аны “Почта Банк” бүлегендә пластик карта итеп ясату мөмкинлеге дә бар.

Мәдәни чараларга билетларны “Госуслуги.Культура” кушымтасында һәм “Культура.РФ” порталында сатып алырга  була.

Хәзерге вакытта илебездә 13 миллион егет-кыз әлеге картадан файдалана ала. Программаны оештыручылар – Россия Мәдәният, Цифрлы үсеш министрлыклары, “Почта Банк” акционерлык җәмгыяте һәм Mail.ru Group.

http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/pushkin-kartasyna-5-me-sum

Мәдәни чараларга билетларны “Госуслуги.Культура” кушымтасында һәм “Культура.РФ” порталында сатып алырга  була.

Хәзерге вакытта илебездә 13 миллион егет-кыз әлеге картадан файдалана ала. Программаны оештыручылар – Россия Мәдәният, Цифрлы үсеш министрлыклары, “Почта Банк” акционерлык җәмгыяте һәм Mail.ru Group.

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/pushkin-kartasyna-5-me-sum

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев