Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Районда шартлар шәһәрнеке кебек булсын өчен Татарстанда барысы да эшләнә», ди Татарстан Рәисе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Буа драма театрының яңа бинасы ачылу турында фикерен әйтте.

Буада тантаналы рәвештә театрның яңа бинасы ачылды. Мәдәният йортын театр бинасы итеп үзгәртү «Мәдәният» милли проекты кысаларында 405 млн сумга мөмкин булды.

Татарстан Рәисе бәяләвенчә, яңа бинада иҗат коллективлары өчен барлык шартлар да тудырылган. Аерым алганда, зал 400гә якын тамашачыны сыйдыра.

Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россиядә гомуми кулланыштагы күп санлы театрлар һәм театр мәктәпләре дәүләтнең өстенлеге һәм казанышы булып тора. «Дөньяның башка теләсә кайсы иле белән чагыштырганда, бездә иң күп күләмдә дәүләт театрлары. Һәм бу — әлбәттә, безнең зур өстенлегебез», — дип белдерде ул Театр елын ачу тантанасында.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев