Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Алсу Фазлыева: «Мин еладым. Хисләрне сүзләр белән аңлата да алмыйм»

Җырчы Алсу Фазлыева изге сәфәр турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә сорауларга җавап биргән.

Аның сүзләренчә, алар 4 көн Мәдинә шәһәрендә булганнар, ә хәзер Мәккәдә. Изге сәфәрнең бәясе — 209 мең икән.

— Мәккәгә баруым тиз һәм дөрес уйланылган адым булды. Декабрь ахырында Алсу Маликовага җырларга бардык.

Килеп кергәч үк: «Алсу, без умрага барабыз», — диде. Шунда ук мин дә барам дидем. Хәзрәттән урыннар белешә башладык. 17 гыйнвар сәфәргә кузгалырга тиеш идек. Алсу соңгы 4 урынны алган булган, мин 5нче кеше. Димәк, миңа урын юк. Самолетта урыннар булмагач, төркемебез 16сы кузгалырга булды. Тик анда да самолет тулы. Шулай итеп, 15 гыйнвар юлга кузгалтык. Беләсезме, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме нинди зур. 17 гыйнвар, гомумән, Мәккәгә бара алмый калыр идек. Казанда көчле бураннар булды. Умрага бару турында уйлаганым бар иде, бик теләп йөрдем. Аллаһ Тәгалә ярдәме белән, барысы да уңды. 2 тапкыр умра үттем, әле тагын җыенам.

— Намаз укыганыгызны белми идек.

— Намаз укыганым бик сирәк иде. Аякларым үзеннән-үзе килде. Әле башладым гына.

— Моннан соң җырлаячаксызмы? Киемдә үзгәреш булачакмы?

— Җыр — минем эшем, ипием. Икенчедән, без һәрвакыт тәрбияви җырлар җырладык. Алар күпме кеше күңеленә дәва тапты, күпме кеше җырларыбызны тыңлап аерылышудан калды. Мин элек тә тыйнак киенә идем, иң мөһиме — күңелдә иман булу. 

— Сәфәрдән кайткач яулыкта йөрисезме?

— Профессиям белән бәйле булгач, әлегә әйтә алмыйм. Ләкин бу сорауга җавап алдым. 

— Изге җирдә булудан нинди хисләр күңелегездә?

— Мин еладым. Хисләрне сүзләр белән аңлата да алмыйм. Мондый хәл минем белән беренче тапкыр. 

Илгизә Галиуллина

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев