Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Мансур Сәләховның нинди амәнәте бар?

Атларын җиккәндә ярдәм итү хакына күршеләрдә уйнап үскән егет ул – Мансур абый Салахов. Бүген дә үз гадәтендә – атлар ярата.

Атларын җиккәндә ярдәм итү хакына күршеләрдә уйнап үскән егет ул — Мансур абый Сәләхов. Бүген дә үз гадәтендә — атлар ярата.

— Без үскәндә атыбыз юк иде. Күрше абый ат җигеп эшләгәч, капка төбенә кайтып туктаса, алар ягына гына карап тора идем. Кызыгуларым. Өйләнеп тормышлар коргач, симертелгән танамны атка алмаштырдым. Менә шул көннән бирле мин ат асрыйм. Бу атым Карлыгач исемле. Алдагысы картайган иде, йөк тарта алмый башлагач, бер ел элек кенә алмаштырдым. Олыгаеп барган эш атлары 100 мең сум тора. Монысы да 15 яшьлек, алай да җитез йөгертә әле. Исеменә аптырамагыз, карлыгачлар — тугъры кошлар, ел саен бер үк ояга кайталар. Атлар да тугъры бит, бик эшчән. 

3 сыер асрыйм, алардан ел саен 3 бозау туа, иткә симертеп җиткезмәстән, тагын 3 бозау туарга өлгерә. Менә булды 9 баш терлек, унынчыга ат үзе. Һәммәсен дә ашатырга кирәк. Утырып чыгып китәм дә болыннан бер йөк печән чабып, төяп кайтам. Ат асраудан курка халык, аны күп эшләгәч, күп ашый дип беләләр. Чынлыкта ат үз-үзен ашата, — ди Мансур абый.

Чапшар авылында яши ул. Менә шул атын бизәкле тарантаска җигеп, бәйрәмнәрдә мәйдан әйләнергә дә һәвәс. Арча районының Кырлай авылында үткәрелгән Ат бәйрәмендә дә бизәкле аты белән мәйдан әйләнде ул. Дугасына 14 кыңгырау аскан. Шуның кадәр үк кыңгыраулар тарантас тирәле беркетелгән. Атына тәңкәле йөгәннәр киерткән. Барысын да үз кулы белән эшләгән. 

— Чыңлыймы, шалтырыймы, кайда нәрсә күрәм, алып кайтам. Тарантаста әнә ниндиләре генә юк! — ди ат иясе. 

Үзе әле гармунда да өздереп уйный. Әтисеннән өйрәнгән. Хәләле Рәшидә апа белән ике ир бала үстергәннәр: Фәннүр белән Газинур. Атларга булган мәхәббәте газиз улларына да күчкән.

erid: 2Vtzqwgny8L

Амәнәте дә изге: татарның күркәм гадәте — ат асрап яшәргә куша ул. Атлы тормыш, беркайчан ярлы булмас, ди. Хак әйтә, билгеле! 

Гөлнур Шәрәфиева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9